Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Иң тәмле катыкны шырданлылар ясый

Тиздән 85 яшьлек юбилеен каршы алырга әзерләнүче Нурзия апа Әбделманова яраткан шөгылен әле дә ташларга җыенмый.

Илсөя Садыйкова фотосы

Олы һәм Кече Шырданда гасырлар буе чын татар катыгы әзерләгәннәр. Бу ризыкны үзенең хезмәтләрендә бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри телгә ала. 1833 елда Александр Сергеевич Пушкинны Шырдан катыгы белән сыйлаганнар дигән мәгълүмат бар. Бүген чын татар катыгын уникаль рецепт буенча Олы Шырданның берничә йортында гына ясыйлар. Шуларның берсе – Әбделмановлар хуҗалыгының капкасын ачтык. 

Җыйнак кына гәүдәле, ап-ак яулыгын сузып бәйләгән Нурзия апа Әбделманова безне бик якын күреп, елмаеп каршы алды. 1 гыйнварда 85 яшьлек юбилеен каршы алачак язмам герое, ышанасызмы, юкмы, бүген дә популяр Шырдан катыгын ясый, чөнки аңа заказ бирүчеләр һич кенә дә кимеми.

– Шушы авылда туып үстем. Гомерем буе колхозда яшел чәчелектә, аннан фермада эшләдем. Кеше саен 26шар сыер сауган чаклар да булды. Булачак ирем Тәүфыйк колхозның уңган шоферы иде, якыннан клубта таныштык. Озатып кайтты, вакыт уздырып озак йөрмәдек, кечкенә генә өч тәрәзәле өйгә килен булып төштем. Ике-өч көн туй иткәнебезне алай да хәтерлим әле. Ике кыз, бер ул тәрбияләп үстердек. Улыбыз Рафыйк төп нигездә төпләнеп калды. Бер кызым – Шырданда, икенчесе Свияжскида кияүдә. Бүгенге көндә бик бай мин: җиде онык, ике оныкчыгым бар. Тәүфыйк кына 10 ел элек авырып, бакыйлыкка күчте, – ди Нурзия әби, үткәннәрен искә алып.

Гомер хезмәт белән кай арада узган да киткән?! Хәер, Әбделмановларның бүген дә эшсез торганнары юк. Өч сыер, өч үгез асрыйлар. Сер түгел, авылда мөгезле эре терлек тотучылар елдан-ел кими, аеруча сөтлебикәләр саны азая. Әле дә ярый чын сөт ризыклары белән авылдашларын сыйларга Әбделмановлар кебек эштән курыкмый торган гаиләләр бар.

Чулпан Гыйсмәтуллина видеосы

– Өч сыерны кул белән савабыз. Сөтне авыл халкы алып тора, 3 литрлы банка 200 сумнан. Әйе, хәзер сирәк инде сыер асраучылар. Элек сөт продукциясен Казанга, Яшел Үзәнгә, Свияжскига да илтеп сата идек. Тормыш алып бару өчен ул чакларда авыр сумкалар күтәреп, поезд юлында күп йөрдек. Сыерны әле дә ташлыйсы килми. Чөнки киленем һәм улым янәшә. Алар булмаса бу яшемдә сөт ризыклары белән мәш килеп ятар идемме?! Мин бит аны 13 яшемдә, әниемә булышам дип, ясый башладым. Шырдан катыгы нәрсәсе белән аерыла, ни өчен тәмле, дигән соравыгызга болайрак аңлата алам: кайнатканда сөтнең өстен җыймыйбыз, каймагы белән салабыз. Элек мичтә ясый идек, хәзер газ өстендә. Утын ватып, ягасы түгел, җайлы. Сөтне кәстрүлгә салганчы сыек май белән майлап җибәрәм. Шулай иткәндә, ябышмый. Минекенә өч 3 литрлы банка керә. Кызарганчы кайнатабыз, бу 4 яки 5 сәгать тә булырга мөмкин. Аннары суытабыз, бармакны пешертер-пешертмәслек булгач, оеткы салабыз. 3 литрлы бер банкага бер аш кашыгыннан күбрәк туры килә. Менә шул гына, ясавы әллә ни катлаулы да түгел кебек. Әмма һаман карап торырга кирәк...

(Кыскартып куелды)

Язманың дәвамын газетабызның №48 (2025 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев