Имам булып халыкка хезмәт итү – Аллаһның рәхмәтедер
Беркем дә бер көн эчендә профессионал имам-хатыйб була алмый. Тәҗрибә озак еллар мәчеттә эшләү һәм кешеләр белән аралашу барышында туплана.
Авылларыбызда мәчетләр кабат торгызылгач, аларга мулла итеп кемнәр куелганы беркемгә дә сер түгел. Ә каян табасың ул заманда тирән дини белемле кешене? Юк иде алар. Һәм такы-токы белемнәре бе лән әлеге җаваплылыкны үз өсләренә алырга курыкмыйча, авылга кабат азан яңгыраткан, диннән бик еракта торган авылдашларын әкрен-әкрен иман йортына тарта алганнарга рәхмәттән һәм хөрмәттән башка сүз юк. Алар инде бик олыгайды яки бакыйлыкка күчте һәм эшләрен, алар юл күрсәткән яшьрәкләр дәвам итә.
Нургали хәзрәт Таҗиевнең Бишнә авылындагы мәһабәт иман йортына имам-хатыйб итеп билгеләнүенә ике ел ярым тирәсе генә әле. Әмма аңа баштан ук җиң сызганып эшләп китәргә туры килә. Хәтерләсәгез, бу коронавирус таралган чор, ул вакытта күп мәетләр җирләнде, халык та куркуга калган иде. Бу вазифаларына яңа гына керешкән кешегә яхшы сынау була, әлбәттә.
– Догаларны, намазларны җомгага йөреп, үзлектән өйрәнгән идем. Кодам да хәзрәт минем, диннең беренче нигезләрен ул бирде. Аннары Вознесение Ислам институтында укыдым. Имам-хатыйб булу өчен бик күп белергә кирәк, – дип уртаклаша Нургали хәзрәт. – Башта, әле мәчеткә йөри генә башлаганда, ансат уйлыйсың: намаз укыйсың, җомгага йөрисең дә, шуның белән шул, дигән кебек. Аннары эшли-эшли бик гыйлемле булырга кирәк икәнен аңлыйсың. Хәзер белемемне һәрдаим арттырып торам, китаплар укыйм, телефон аша хәзрәтләрне тыңлыйм, шунсыз булмый. Кем генә сорау яки ниндидер мәсьәлә белән килсә, дөрес аңлатып, җавап бирә белергә кирәк бит. Дингә аяк басканда һич кенә дә имам булырмын дип уйламаган идем. Бу бик зур җаваплылык. Башта вәгазь сөйләргә дә куркыта иде, хәзер «шомарам» инде. Бишнәдә дин бик юк әле, бу юнәлештә эшлибез.
(Язманы тулысынча газетабызның 24нче санында укый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев