Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Илнар Шәфигуллин исеме – үлемсез!

Яз ул, күңелләргә ничек шаулап керсә, мизгел эчендә узып та китә.

Язмамның герое да нәкъ менә яз булып күңелләрдә калачак. Май аеның лалә чәчкәләре аткан вакытта туган егетнең гомере дә, әлеге чәчкәләрнеке сыман кыска була.

«Ир-ат булу өчен, ир кеше булып туу гына аз, тимер булу өчен, руда булу кирәктер!» Илнар да 26 яшендә тимер рудадай эреп югалды, әмма безнең күңелләрдә, йөрәкләрдә ул мәңге сакланыр. Безнең аны онытырга хакыбыз юк!

22 февраль көнне Норлат авылы балалар йортында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илнар Дамир ул Шәфигуллинга мемориаль такта ачу тантанасы булды. Ни өчен нәкъ менә балалар йортында, диярсез, чөнки Илнар биредә тәрбияләнә. Ул тумышы белән Биектау ра­йоны егете. 1999 елда туган малай бертуган абыйсы Айдар белән Норлат балалар йортына килеп эләгә. Алар гаиләдә өч бала. Олы апалары Гүзәлне әтисенең бертуган абыйсы Илшат асрамага ала.


Илнар да, Айдар да безгә кунакка кайтып йөрделәр. Бик тәртипле, тыйнак егетләр алар. Бөтен эшемдә дә булыштылар. Илнарның үлеме турында ишеткәч, ышанмадык, тик бу дөрес булып чыкты, – дип сөйли Илшат.
Норлат авылы мәктәбе директоры Рамил Зиннәтуллин һәм Илнарның сыйныф җитәкчесе Роза Ягудина сөйләвенчә, егет тырышып укый, башкалардан калышмас­ка тырыша.


– Кем уйлаган бит, 7 ел элек чыгарылыш кичәсендә, әлеге егетне олы тормыш юлына озатканда, аның 26 яшендә «үлемсез» исеме алыр дип. Тырыш, ягымлы, ярдәмчел егет күңелләребездә һәрчак май коя­шы булып балкыр, – дип сөйли Илнарның сыйныф җитәкчесе Роза Ягудина.


Илнар Норлат мәктәбен тәмамлап 2015 елда Апас аграр көллиятенә авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге буенча укырга керә. 2019 елда кулына диплом алган егет, контракт төзеп хезмәт итәргә ике тапкыр Кызыл Байраклы Краснодар-Харбинский диңгез пехотасы корпусы бригадасына Петропавловск-Камчатскийга китә.
Аларның бригадасын 2022 елның 17 мартында Луганск республикасына махсус хәрби операциягә җибәрәләр. Попасный шәһәре өчен хәрби бурычларны үтәгәндә яраланып, 2022 елның 26 июлендә Ростов шәһәренең хәрби госпиталендә һәлак була. Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Илнар Апас районының Олы Бакырчы авылында җирләнә. Биредә аның әби-бабасы яши.
Әлеге тантаналы чарада бер генә кеше дә күз яшьләрен тыеп кала алмады, алар йөрәктән ургылып чыгып, бит буйлап тәгәрәде. Кем генә булмасын – килүче кунаклар да, Илнарның танышлары да, аны тик яхшы яктан гына искә ала.

Эх... син... сугыш, никләр генә япь-яшь егетләрне үз ятмәңә суырып алдың? Никләр генә яшь, әле тормышның ямен-тәмен тоярга да өлгермәгән җаннарын җир куенына иңдердең?!
Күңел әрни, күңел сыкрый, чөнки без барыбыз да бу афәт алдында көчсез.


Чараның икенче өлеше биредә тәрбияләнүче балалар катнашындагы концерт номерлары белән дәвам итте.
Сугыш, ачы сугыш. Бу сүзнең мәгънәсен зурлар гына түгел, балалар да аңлый башлагандыр. Алай булмаса нәни кызчык сугыш турында җыр җырлаганда үкси-үкси елый башламас иде. – «Олылар, үтенәм сездән, зинһар, сугышны туктатыгыз», диеп, ул олыларга ялвара һәм бу чын мәгънәсендә баланың күңеленнән чыккан хисләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев