«Илемә кирәк булса, таяк белән түгел, үрмәләп барыр идем»
Безнең геройлар
Арабызда хезмәтендә иң катлаулы урыннарны үзе сайлаучы кешеләр булу гаҗәпләндерә дә, шул вакытта андыйлар белән аралашудан үзеңә яшәүгә көч һәм киләчәккә омтылыш табасың.
Без шундый шәхес белән очрашу бәхетенә ирештек. Чын мәгънәсендә шәхес ул. Дөрес, җитәкче дә түгел, зур постта да утырмый, әмма көн герое була ала. Хәзер барыбызның да игътибары Украинада барган махсус хәрби операциягә юнәлгән. Анда сугыш белән күзгә-күз очрашкан хәрби якташларыбыз язмышы, исәнлеге-саулыгы безне, әлбәттә, бик кызыксындыра. Аларның ил иминлеге өчен үз гомерләрен аямыйча көрәшүләре безгә чын үрнәк.
Безнең герой – Олы Яке авылында яшәүче Айрат Шаһидуллин. Герой монда ике мәгънәдә: бердән – язмабызныкы, икенчедән – хәрби операциядә катнашучы. Аларның һәрберсе әлегә бу исемне рәсми алмаса да, барыбер герой.
«Битлек артында яшеренмәдем»
Айрат Шаһидуллин хәрби операциягә ничек киткән икән соң? Әңгәмәдәшебезнең патриотлыгына сөйләшкән саен ныграк инанасың.
– Мин монда түгел, тегендә дә битлекләр һәм кушаматлар артында яшеренмәдем, «позывнойларым» да булмады, чөнки илемне сакларга оялмыйм, – дип сүзен башлады ул. – Старшина дип йөрделәр, чөнки званием – старшина. Мобилизация буенча алындым, әмма үз теләгем белән. Мин яшем буенча аңа эләкми идем. Армиядә Кара Диңгез флотында хезмәт итеп, моряк булсам да, хәзер инде миңа пехота якынрак. Хәрби операциягә күптән барырга сорадым. Мине алсалар, яшьрәкләрне калдырырлар иде дип уйладым. Мин инде яшисен яшәгән, күрәсен күргән.
48 яшьлек Айрат бу тормышта үз вазифасын үтәгән дип фикер йөртә. Ул Олы Якедә туып-үсеп, шунда укыган, авылны сайлаган. Автомеханиклыкка укып кайтса да, аның буенча эшләмәгән: «Мәчет янында кафе түбәсен мин яптым. Шәһәрдә мин ясаганнар күп, кайда читен, барысы да – минеке. Гомер буе төзүче булып эшләдем. 3 балам бар: кызыма 25 яшь – кияүдә, улым 22 яшьлек. Кечесе 2нче сыйныфта укый. Хатыным Ләйсән балалар бакчасында эшли. Барысын да урнаштырдым, йортлар төзеп бирдем, бурычым үтәлгән».
Хәрби операциягә баруына үкенми
– Тугыз госпитальдә яттым. Күргән газапларны үзем генә беләм. Әмма тормышны кире кайтарып булса, барыбер барыр идем. Чөнки илеңне, гаиләңне саклау – ул ир кеше бурычы. Бармасам, авыр кичерер идем. Аягымны җәрәхәтләп кайттым, бәлкем төзәлер. Былтыр сентябрьдә мобилизацияләнгәч, Казан-Экспода өйрәнүләрдән соң, Луганск өлкәсенә җибәрделәр. Анда халык та, техника да бик күп. Агач төбе саен дип әйтер идем. Окоплар казыдык, анда евроремонтлар ясап, телевизорлар, уен приставкалары да куеп бетердек. Без бит инде яшь малайлар түгел, тормыш күргәннәр, шуңа күрә өчәр катлы да итеп ясый идек. Әйбәтрәк ясаган саен, исәнрәк буласың. Шул принцип белән эш итәсең. Алгы сызыкта да булдык, сугышларга кердек. Сугышның авырлыгы шунда – югалтулар була. Атышып сугыша торган сугыш түгел ул. Безнекеләр тота бомбага, ә безне – алар. Шундый шартлауларның берсендә дулкын белән мине алып ыргытты. Бот сөяге бик нык җәрәхәтләнде. Аны табиблар бөртекләп җыйды, тимер тутырды. Бөтен госпитальләрдә ике айлап ятканмындыр, конвейер кебек бара анда. Аягың төзәлү-төзәлмәүгә карамыйлар, икенчесенә чыгарып җибәрәләр. Чират җитсә – операция. Уңышлымы, анысын әйтә алмыйм, үзен бик сиздерә. Әмма мин исән! Исән булгач, кыенлыклар җиңелер, – дип сүзен дәвам итә героебыз.
«Суы тәмсез, матур түгел...»
Әңгәмәдәшебез сөйләгәнчә, башта поварларга һөҗүм ясалу сәбәпле, ашау ягы такыр булган. Күз алдына да китерү кыен: 125 кешегә көнгә бер тапкыр 3 буханка ипи, 1 кәстрүл аш бирсеннәр әле. Хәтта балчык ашыйсы килгән вакытлары да булган. Әкренләп җайлашканнар, азык-төлекне шәһәрдән алып кайта башлаганнар.
Су җитмәү – менә анысы тагын бер авырлык, әйтик, 1 кешегә 4-5 көнгә 1,5 литр су бирелә. Шуны эчәсеңме син, юынасыңмы, ашарга пешерәсеңме. Ә андагы суның тәмсезлеге!!! «Су да, бар нәрсә тәмсез анда, матур түгел. Табигать белән сокланырга вакыт юк, бомбага тота башласалар, кая качарга белмисең. Тычкан тишеге булса, шуңа керергә әзерсең. Белгәнеңне дә укыйсың, белмәгәнеңне дә. Лаеклы үлә белергә кирәк, качмыйча,курыкмыйча, чын ирләрчә. Мин үзем хатынымның күз яшьләре, әтинең догалары белән исән калганмындыр», –ди Айрат.
Качып калырга оялган
– Сугыштан качып калганнар өчен оялам, – дип сүзен дәвам итә Айрат Шаһидуллин. – Хәзер «барасың» дисәләр, китәм. Ул мәктәп тә түгел, садик та, бармыйм дип әйтеп булмый. Доброволец булып китә аласың, доброволец булып кайта гына алмыйсың. Әмма сугышны моннан көткәнче, үзеңә бару кирәк. Раифа урманнарында сугышып йөрергә теләмим. Анда бит тормышка да башка төрле карый башлыйсың. Хәзер дә малайлар – анда, ә мин – монда, шуңа да оялам. Хәзер машина сатып алдым, миңа: «Акча өчен бардыңмы?» – диләр. «Син дә бар!» – дим. Бик кызганыч, көнләшүчеләр күп. Миңа акча кирәкми дә, өч өем, өч машинам бар, тагын нәрсә? Мәчеткә булышам, балалар бакчасына 39 мең сумга җиһазлар алып бирдем. Сугыштагылар акча мөһимлеген югалта. Тормышка башкача карыйсың. Исәнлек – иң мөһиме. Тимер тулы аяк белән тагын сугыш ишеген ачып булырмы? Әлегә әйтеп булмый, әмма хезмәттәшләр янына китәсе килә. Таяк белән дә түгел, үрмәләп барыр идем әле. Аягың төзәлсә, тагын җибәрәбез диделәр. Барыр идем, чөнки ул үзенә кире тарта. Башта гына куркыныч, аннан соң ияләшәсең.
Кешеләр сугыш барганын белми дә...
Телевизор карамаганнар сугыш барганын белми, дип фикерен җиткерә әңгәмәдәшебез. Кемне дә булса алып кайтып җирләсәләр генә исләренә төшә. Шул ук бәйрәмнәр уздырыла. Бернинди аңлатулар, очрашулар юк, дип уфтана.
Ә менә Яшел Үзәндәге бер кафеда аңа, хәтта хезмәт күрсәтүдән баш тартканнар. Шул ук вакытта, машина алганда 100 мең сумлык ташлама ясаганнар. Шундый сынау узучыларны танып белү, аларның рухын бераз күтәрү, геройлыкларын сөйләү бүген безнең бурычтыр, мөгаен.
Узнайте больше о службе по контракту в рядах ВС РФ, а также премиях, льготах и выплатах на: heroes-tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев