Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ил кайгысын бергәләп күтәрәләр

Илебездә барган соңгы вакыйгалар безне берләштергәннән-берләштерә генә бара.

Моңа мин оныгым мобизацияләнгәч чын-чынлап инандым, –дип хәбәр итә Бакырчыдан Рәйхана Зәйнуллина.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәч тә өч ир-егет – Илдар Хәмитов, Фәнзил Насыйбуллин һәм Нияз Хафизовлар кулына повестка тапшырыла.

Бу хәбәрне ишетү белән Бакырчы авыллары халкы – мәчеткә йөрүчеләр, әбиләр һәм апалар, әниләр, әтиләр, яшьләр, классташлары һәм яшьтәшләре берләшеп, барысы да мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итәргә ашыга. Матди яктан да, рухи яктан да ярдәм кулы сузучыларның исәбе-хисабы булмый. Оекбашка кадәр бәйләп биргәннәр. Ә инде Акъегет, Бакырчы авыллары мәктәп ләре укытучылары, укучылары да кулларыннан килгән бөтен ярдәмне күрсәтеп, солдат хатлары язып, китүчеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрергә тырышкан. Авыл яшьләре җыелышып, бу егетләр өйрәнүләрдән соң хәрби бурычларын үтәү урынына китәр алдыннан Казан-экспога барып, өчпочмаклы хатларны һәм күчтәнәчләрне, бөтен кирәк-яракны үз куллары белән тапшырган, аларга теләкләрен җиткергән.


– Авылдашларның, яшьләрнең бердәмлегенә шаккаттым һәм күңелем бик булды, – дип рәхмәтләрен җиткерә Илдар Хәмитовның дәү әнисе Рәйхана апа Зәйнуллина.

– Ил кайгысын бергәләшеп күтәрү безнең бик матур сыйфатыбыз. Авылыбыз халкына, күршеләргә әниләр-әтиләр һәм әбиләр исеменнән иксез-чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Мондый изгелекләр, яхшылыклар кабул булмый калмас. Ә инде хәрби бурычларын үтәргә киткән ир-егетләребезнең барысы да исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын. Барыбыз да шундый теләктә. Бердәмлекнең көчле булуын бу тынгысыз көннәр һәрдаим исбатлап тора.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев