Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Икеләтә бәхет»: игезәкләрне хөрмәтләү кичәсе

Көн саен планетабыз өстендә кояш чыга, таң ата. Һәм һәр яңа көн кешелеккә яңа кайгыртулар, шатлыклар һәм борчулар китерә. Һәр көн саен бөек вакыйга — җирнең яңа кешесе туа.

Һәм шул тууычылар арасында игезәк бала дөньяга килү – табигать могҗизасы.
Һәм ул әти-әни өчен икеләтә зур сөенеч. Әмма мондый бәхет сирәк кешеләргә генә бирелә шул. Безнең Мулла Иле дә игезәкләргә уң булган авыл дисәк, һич тә ялгыш булмас. Саный китсәң, безнең авылда 50гә якын игезәк булган. Бүгенгесе көндә шуларның 13 пары исән-имин, сау-сәламәт, Аллаһка шөкер.

15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында гадәти булмаган бәйрәм – «Икеләтә бәхет» дип исемләнгән игезәкләрне хөрмәтләү кичәсе булды. Моңарчы булып та карамаган бу бәйрәмдә, авылыбызның 7 пар игезәге сәхнәгә күтәрелде. Барысы да бер сәхнәгә җыелгач, алардан күзләр камашты. Игезәкләрнең иң өлкәненә 80 яшь булса, иң яшьләренә 19 яшь иде.

Игезәкләр — бер анадан, бер йөклелек чорында, берүк вакытта туган кардәшләр. Нинди могҗиза, нинди шатлык һәм табышмак — берүк вакытта ике җан туу һәм бу ике яңа йөрәк бер-берсеннән аерылмый, алар ничек кенә булса да бер бөтен. Чыннан да, зур могҗиза бит, синең игезәк сыңарың – абыең яки апаң, сеңлең яки энең булу. Һәм аның да тавышы, буе, күзенең төсе, авызы, борыны шундый ук.

Авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев кичәне ачып, тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм кунакларга чәчәкләр, истәлекле бүләкләр тапшырды. Чарада Татарстан Республикасы министрлар кабинетының ЗАГСлар бүлеге баш белгече Фәния Фәйзуллина катнашып, үзенчәлек ле, күркәм игезәкләр бәйрәме һәм Халыкара гаилә көне белән тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде.

(Язманы тулысынча газетабызның 38нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев