«Ике Равил булмаса дөнья бетәр иде, дип йөрибез инде»
Түбән Урысбага җирлегендә хисап сессиясендә халык тарафыннан нибары бердәнбер мәсьәлә – сукбай этләр темасы кузгатылды.
Кайсы гына авылны алма, хуҗасыз этләрдән зарланмаганы юк. Чынлап та, төркемнәргә берләшкән бу кыргыйлашып баручы хайваннар халыкны куркуда тота, хуҗалыкларга зарар китерә, кош-кортларны кыра.
Алар белән урамда бергә бер калудан Аллаһ сакласын! Сукбай этләрнең масштаблы мәсьәләгә әйләнеп баруын закон чыгаручылар һәм чынбарлыктагы хәлләрне күз алларына да китерә белмәүче зоо-саклаучылар гына аңламый бугай инде. Җирлек башлыкларының да закон белән куллары бәйләнгән һәм һәрберсенең күтәрелгән сорауга җаваплары бер төрлерәк.
– Этләр буенча элекке вакытлар бетте, хәзер охотниклар чакыртып алардан котыла алмыйбыз, – диде Хәйдәр Сибгатуллин да, – районда аларны тотып, чиплау белән шөгыльләнүче «Кот и Пес» хезмәте бар, чакыртабыз. Ә алар килә дә, этләрне тапмадык, диләр. Менә шундый хәл хәзер. Хуҗалыкларыгыздагыларны капканың бу ягына чыгармавыгызны сорыйм.
Чынлап та, «Кот и Пес»лылар тотып алып китеп, колакларына яшел тамга беркетеп кире урамга чыгарып җибәрүдән аларның холыклары мулла мәчесенә әйләнми, шундый ук агрессив булып калалар һәм стерильләштерүләренә карамастан, ниндидер могҗиде белән үрчүләрен дә дәвам итәләр.
Түбән Урысбаганың актив кешесе Фәндияр ага Гыйльманов аларны ничек файдалы итеп кулланырга кирәклеген тәкъдим итте:
– Ул кыргый этләрне өйрәтеп, Украинага җибәрергә кирәк, Бөек Ватан сугышындагы кебек, мина белән танкларга каршы барсыннар, – диде һәм сүзен рәхмәтләрен җиткерү өчен дәвам итте, – авылларыбызга хезмәт күрсәтүче Норлаттагы оешмаларга, аеруча ТКХ җитәкчесе Равил Бәхтияровка – су челтәрендә авария булганын белеп тә өлгермибез, килеп ясап та киткән булалар, рәхмәт әйтәсе килә. Норлат больницасы баш табибы Илсөяр Юнысовнага – 15 ел эшләү дәверендә бик күп эшләр башкарды, һәр кешегә мөгамәләсе җылы, әллә каян күреп, сәламәтлекне белешә. Җирлегебез башлыгы Хәйдәр Сибгатуллинга – бик тырыша, молодец, бер тик тормый. Җитәкче беркайчан да бөтен кешегә ошап бетми инде ул, гаеп итүчеләр табыла, аңа эшендә уңышлар телибез.
Түбән Урысбага җирлеге халыкның яшәешенә җанлылык, күңеллелек кертү өчен уздырылган чаралар төрлелеге, юллар төзеклеге белән Идел аръягы авыллары арасында аерылып тора дип әйтергә була. Чөнки аларның туган ягы өчен борчылып, ярдәм итеп торучы якташлары, «Каздорстрой» оешмасы җитәкчесе булып эшләүче Равил Гариповлары бар. Ул мондый җыеннарга үзе кайтырга тырыша иде, тик быел җитди сәбәпләр аркасында хисап сессиясендә катнаша алмады, әмма Хәйдәр Сибгатуллин халыкка аның сәламен җиткерде.
Без уенын-чынын бергә кушып, ике Равил булмаса дөнья бетәр иде, дип йөрибез инде, – диде җирлек башлыгы, Бәчек авылы имамы Хәйдәр хәзрәт, Бәхтияров белән Гариповны күз уңында тотып, – чөнки аларның авыллар өчен, халык өчен тырышулары, башкарган эшләре бәяләп бетергесез. Кечкенә генә тыкрыгына кадәр асфальт юллы нинди авыл бар тагын безнең районда? Безгә Аллаһка шөкер итәргә кирәк, бөтен нәрсәбез җитеш. Утсыз, сусыз, газсыз урыннар бар. Бердәм һәм тату булып, булганын сакларга, күмәк эшләрдә өлешебезне кертергә тырышсак иде. Без бер җирлектә яшәүчеләр бер көймәдә, барыбыз да алга ишсәк – алга барабыз, кемнәрдер артка ишсә дә алга барабыз, әмма әкренрәк. Елдан ел авылларда кеше кими, мәктәпне тәмамлаган һәр бала шәһәргә китә. Авылны икенче сортка саныйлар, югыйсә, яшим дигән кешегә эш тә табарга була, тик беркем дә кайтмый. Бер ата-ана да баласына, өстәл сугып, авылда каласың, дип әйтми. Менә дигән кибет ябылды, эшләүче юк. Шул ук Равил абый Гарипов, авылга ярдәм итү йөзеннән, аренда өчен акча да алмый, кибетне ачучы гына булсын. «Кибеткә йөрүче юк, убытокка эшлибез», дип, зарланалар. Бу хәлне уңай якка үзгәртәсе иде.
Мөмкинлек булып та, файдаланучы табылмаган көнгә җиттек, шаккатмалы.
Җирлеккә кергән биш авылда (Түбән Урысбага, Югары Урысбага, Кече Ачасыр, Бәчек һәм Кызыл Таң) ачык капкалы 162 хуҗалык бар һәм 346 кеше яши. Быел үзсалым акчасын кеше башыннан һәр авылда 1000әр сумнан җыярга карар кылганнар. Ә узган елгысына, дәүләт дүрткә тапкырлап, арттырып биргән суммага Бәчектә һәм Кече Ачасырда юлга вак таш җәелгән, суүткәргеч торба алыштырылган, кое куелган.
Югары Урысбагада, шулай ук, су торбалары яңартылган, янгын сүндерү гидранты куелган, Түбән Урысбагада...
Дәваын газетабызның 17 март саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев