Игелек эшлә дә, суга сал
- Игелек эшлә дә, суга сал, - дигән татар халык мәкале нәкъ безнең авылыбызда яшәүче Зәфнүнә апа Хөснетдиновага кагыла инде, - дип сөйли Түбән Урысбага авылы җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.
- Кыш көне мәчет тирәсен кардан чистартса, җәен чәчәкләрне тәрбияли, вакытында су сибә. Олы яшьтә булуына карамастан, бер эшсез тормый. Зәфнүнә апаның яшь буынга үрнәк итеп куярлык, бик тырыш һәм булдыклы. Аңа зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Исәнлек, саулык, озын гомер телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев