Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Язның һәр көне кадерле

Яз җиткәч, тик кенә торып булмый инде, күзгә әле бу эш, әле теге эш чалына һәм матур көннәрдә аларны башкарып та куясы килә.

 

Районыбызның бер генә авылында да яшәгән тирә-юньнәрне, зират өсләрен чистарту буенча өмәләр оешмыйча калмагандыр ул.
Әнә Түбән Урысбагада тагын бер җыелганнар, авылдагы бик матур чишмә буен тәртипкә китергәннәр.


– Бу юлы олы яшьтәгеләрне – әби-бабайларны да чакырдык, барысы да җыелышып килде, аларның да читтә калмавы бик күңелле булды, – дип сөйли Түбән Урысбага җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. – Эш төгәлләнгәч, шул чишмә суы белән самоварда чәй кайнатып эчтек. Урысбаганың абыс­тае, безнең хөрмәтле укытучыбыз да инде ул, Ләлә апабыз Шакирова догалар укыды, без дә аңа кушылдык, ил-көннәребез тыныч булсын дип, теләкләр теләдек. Бу өмәдә иң мөһиме, шул олыларның рәхмәт әйтүе булгандыр, әле кайчан монда төшеп чәйләр эчкән булыр идек, диләр. Бергә-бергә башкарылган эш тиз дә, нәтиҗәле дә, күңелле дә була ул. Катнашучыларга рәхмәт, алга таба да шулай бердәм булсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев