«Язмышның ачы җилләре»
3 ноябрь көнендә, Норлат авылы мәдәният йортында «Нур » халык театры тамашачыга үзенең «Язмышның ачы җилләре» исемле яңа премьерасын тәкъдим итте.
Театрның режиссеры- яшь талантлы белгеч Галиуллина Инзилә сәхнәләштерү өчен бик актуаль проблеманы чагылдырган әсәр алган, актерларны дөрес итеп сайлаган, рольләрен уйнарга өйрәткән.
Ә инде картлар йортында гомеләренең соңгы өлешен үткәрүче әбиләр ролен башкаручы атристлар - үзләре дә лаеклы ялдагы хатын- кызлар: Тимуршина Роза, Биккузина Әлфия, Зиганшина Халида, сәнгать җитәкчесе Гайнуллина Хөршидә искиткеч матур итеп уйнадылар, әйтерсең лә барсы да театр училищесын бетергәннәр.
- Спектакльны карарга төрле яшьтәге тамашачы залны тутырды.
Тамаша беткәч , Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бик матур концерт булды.
Мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтеп, аларга яңа иҗади уңышлар теләп каласы килә,- ди Роза Ягудина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев