Яулыкларда тарих, күпме истәлек
Акъегет белем бирү мәктәбендә Бөтендөнья яулык көне уңаеннан, мәдәният хезмәткәрләре һәм җирле «Ак калфак» оешмасы әгъзалары белән берлектә, «Яулыкларда халкым тарихы» дип исемләнгән бик матур, тәрбияви чара үткәрелде.
Әлеге күркәм чарада авылыбызның остабикәсе Рәмзия апа Нутфуллина, Фирдәүсә апа Измайлова, Хәмидә апа Моталлапова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дания апа Закирова катнашты.
Яулыклар, шәлләр, косынкалар, шарфлар... Никадәр төсләр һәм тукымалар төрлелеге! Хатын-кыз иңнәрендә алар ничек матур булып күренә! Һәрбер гүзәл затның башын, иңен җылытып, ямь биреп торалар. Ни әйтсәң дә, яулык хатын-кызны бизи, үзенә генә хас образ тудыра. Бәйрәмнәргә, дини чараларга, никахларга, эшкә, ял итәргә яулыкның сыйфатын, төсен, зурлыгын сайлап, башларына яулык бәйләгән авылдаш әби-апаларны, хатын-кызларны күреп, күңел сөенә, соклану хисе туа.
Яулык нинди генә тарихи вакыйгалар, язмышлар турында сөйләми. Аулак почмакта үзенең авыр язмышыннан күңеле тулып, яшьле күзләрен яулык очы белән сөрткән татар хатыны... Төрле кызыклы хәлләргә очраганда да кычкырып көлмичә, яулык чите белән авызын каплап, мөлаем генә елмайган татар хатыны... Бәйрәм көннәре җитсә, шушы көннәрдә бәйләр өчен генә дип сакланган матур-матур яулыклар сандык төбеннән алына. Әйе, яулыкларда тарих чагыла. Нинди генә чорны карама, нинди генә халыкның сәнгать үрнәкләрен күзәтмә, һәрберсендә милли бизәкләр, матурлык, сафлык күзгә чалына.
Элек-электән үк яулык хатын-кызларыбыз тарафыннан иң яратып кабул ителә торган бүләк булган. Егет яраткан кызына яулык бүләк иткән. Шәһәрдән кайткан кунак та, ерак яклардан хезмәтен тутырып кайтучы солдатлар да иң кадерле кешеләренә бүләк итеп яулык алып кайта торган булган. Татар халкы элек-электән ак төскә мәдхия җырлый. Чөнки аклык – пөхтәлек, сафлык билгесе. Беркайчан да кара яулык, кара шәл бөркәнгән татар әбиен күрмәссез. Яшь чагында да ул чәчләрен икедән үреп, башына ак яулыгын бәйләп йөргән.
Катнашучыларыбызның һәрберсе дистәгә якын яулык алып килгән иде. Алар гаиләләрендә 40-50 ел сакланган яулыкларның тарихы белән таныштырды. Бүләк ияләренең күбесе мәрхүм булсалар да, яулыклар газиз бер истәлек булып саклана. Төптәнрәк уйлап карасак, алар буыннар чылбырын бәйләп тора.
Истәлекләр, истәлекләр... Яулыклар аша чорлар белән чорларны бәйләдек, узганнарга кире кайтып килдек. Хак әйтәләрдер, тарих яшәгәндә, йолалар сакланганда милләт яши. Әнә, яулыклар белән бәйләп күпме истәлекләрне яңарттык, бакыйлыкка күчкән газиз кешеләребезне искә алдык.
Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды, кичәнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.
Рәшидә Борһанова,
Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев