Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшьләрне дә, өлкәннәрне дә берләштерде

Авыл көне ел да сала халкының азрак бакча эшләреннән бушап, көзгә кергәндә, җәй белән саубуллашкандай уза торган бер бәйрәме ул.

Быелгысы башка еллардан аерылып торды, нәрсәсе белән дисәгез, беренчедән, мәктәп каршындагы мәйданда узды. Икенчедән, биредә үк урнашкан спорт мәйданчыгында Апас, Кайбыч, күрше Чувашия республикасының Ормар районы, Норлат волейболчыларының бик җитди барган ярышлары белән дә үзгә иде. Әлеге ярышлар тирәсендә яшьләр күбрәк үз командалары өчен җан атып торса, өлкәнрәкләрне исә бәйрәмнең тамашасы кызыксындырды.

Ә уен нәтиҗәсе түбәндәгечә иде:
Хатын-кызлар:
I урын - Ормар
II урын - «Нур» Норлат мәктәп командасы
III урын – Кайбыч.
Ир-егетләр:
I урын - Апас
II урын – Кама Тамагы
III урын – Норлат.


Авыл көнен, гадәттәгечә, оста итеп Шәүкәт Миңнуллин алып барды. Бәйрәмнең рәсми өлеше авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаровның тәбрикләү сүзеннән башланды. Быел бүләкләү өлешендә районга гына түгел, республика күләмендә дә суга батучы малайны коткарып, батырлык үрнәге күрсәткән, әле яшь кенә булса да, югалып калмаган Илшат Гыймадиевны, Шәүкәт Миңнуллинны, авыл җирлегендә уза торган һәрбер чарага матди ярдәм күрсәтүче Рамил Миргалиевны, Дәүләтморат Габделхәевне һәм үземне билгеләп, Илдус Саттаров район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды. Рәхмәт бик зур, аздан да күңел була бит ул!
Бәйрәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт белән дәвам итте. Әлбәттә, иң көтеп алган кунак – җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов иде. Рәхәтләнеп кушылып җырладык, күңел ачтык. Искиткеч матур бәйрәм бүләк итүчеләргә, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, рухи азык алып, өйләребезгә таралыштык. Спорт чаралары белән үрелеп барган Авыл көне яшьләрне дә, өлкәннәрне дә берләштерде.


Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев