Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районында сәнгать смотр-конкурсының сайлап алу этабы төгәлләнде

Идел аръягында «Халык талантлары» исеме астында узучы Яшел үзән районының авыл мәдәният йортлары һәм клублары арасында уздырылучы 1нче үзешчән сәнгать смотр-конкурсының сайлап алу этабы төгәлләнде.

Норлат мәктәбе сәхнәсендә үзләренең үзешчән сәнгатьтә осталыкларын Норлат авылы, Косякау уңганнары күрсәтте. Концерт программасы җыр, бию, нәфис сүз, театраль-музыкаль композицияләр белән үрелеп барды. Айнур Нурмиев, Гөлчәчәк Шакирова, Хөршидә Гайнуллина, Әлфирә Газизова башкарган җырлар искиткеч матур яңгырады сәхнәдә. Ә инде, нинди эшкә тотынсалар да сынатмыйча башкарып чыгучы "Яшь йөрәкләр" ансамбленең чыгышы тагын да ямьләндереп җибәрде бу кичәне. И.Гарифуллина җитәкчелегендәге балалар бию коллективлары да уңышлы чыгыш ясады. Билгеле, әле аларга тәжрибә җыярга, профессиональ яктан үсәргә кирәк. Тикмәгә генә әймәгәннәр бит: "Биюченең итәге бии бии кыскара, биючегә сүз әйтмәгез, бии остара", – дип. Минем күңелгә тирән үтеп кергән мизгел – Норлат авылында да безне гармунчы Камил Хәлиуллинның каршы алуы булды. Бу смотр конкурс башланганнан бирле ул бик күп авыл үзешчәннәренә үзенең гармунда уйнавы белән ярдәм итте. Бик зур рәхмәт аңа!

Кичке 19.00дә безне Мулла Иле авылы мәдәният йортында көтәләр иде. Анда өч авыл – Мулла Иле, Өтәшкә, Зур Өтәк клубы үзешчәннәрең концерт программасын тәкъдим иттеләр. Мулла Иле авылыннан 31 кеше катнашты. Шуны да әйтеп үтәсе килә, катнашучыларның иң өлкәненә 75 яшь булса (Гөлсинә Сәлахиева) иң бәләкәенә 2 яшь ярым иде (Зәмирә Бикмөхәммәтова). Бик матур итеп Сабантуй күренеше белән ачып җибәрделәр программаны. "Сүнмәс дәрт" фольклор ансамбле "Чабата" биюен бии башлагач, ирексездән аларга кушыласым килеп китте. Каян табып бетергәннәр шуның кадәр чабата! "Яшьлек" бию ансамбленең "Торналар", "Шаян бию", "Варенька" биюләре , Зилә Бикмөхәммәтова, Фәния Рәхматуллина, Айгөл Шакирова, Гөлсу Җамалова, Миләүшә Шакирова, Нияз Шакиров, Рәзинә Сәйфетдиноваларның матур җырлары, Гөлинә Әбделхаева, Гөлсинә Сәлахиева, Газиз Сәйфетдиновларның искиткеч матур, сәнгатьле итеп сөйләүләре халык күңеленә бик хуш килде. Өтәшкә авылыннан Светлана Глебованың, Зур Өтәктән Гөлнара Фәтхуллинаның җырларын, Равил Вәлиәхмәтовның тальян моңнарын да зур алкышларга күмделәр!

Шулай итеп, конкурсның сайлап алу этабы үтте. Искиткеч талантлы, уңган-булган, хезмәт сөючән, җыр-моңга гашыйк, туган җирләрен, телләрен өзелеп яратучы, гореф-гадәтләрен саклаучы, туган җанлы кешеләр яши икән Иделнең аръягында диеп кайттым мин һәр барган авылдан. Билгеле, мәдәният хезмәткәрләренең эше җиңел түгел, аны үзе башкарып караган кеше генә аңлый һәм белә. Бигрәк тә бәләкәй авылларда читен. Чөнки зур мәдәният йортларында режиссер, аккомпаниатор, хореограф, вокал җитәкчесе һәм бүтән белгечләр булса, авылда барысын да шул бер кеше башкара. Үз хезмәтен сөйгән, ямен, тәмен тойган кеше генә эшли ала бу өлкәдә. Афәрин!

Йолдыз Шәмгунова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев