Яшел Үзәннең Норлат балалар йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан концерт оештырганнар
Ватанны саклаучылар көне – кыю, ышанычлы, җитез, чын ир-атлар бәйрәме.
Ватанны саклаучылар көне – кыю, ышанычлы, җитез, чын ир-атлар бәйрәме. Шулай ук ул үсеп килүче малайлар бәйрәме, киләчәктә алар армия сафларына барачак һәм авыр минутларда дусларына иң куярлык, соңгы авырлыкларны җиңәргә сәләтле кыю ирләргә әвереләчәк.
Ватанны, йортны, гаиләне саклау – һәр ир-атның мактаулы бурычы.
Бүген ир-атлар махсус хәрби операциядә актив катнаша. Алар, безнең заман геройлары, Ватаныбызны намус белән яклый, үзләренең бабалары, әтиләре эшен лаеклы дәвам итә, батырлык һәм фидакарьлек күрсәтә. Яшь буын алардан үрнәк алырга тиеш.
Яшел Үзәннең Норлат балалар йортында хезмәт итүче ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.
Балалар Ватанга мәхәббәт, Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында җырлар башкарды.
Аннары залдагылар махсус хәрби операция зонасында һәлак булган сугышчыларыбыз турында видеоролик карады.
Чара азагында катнашучылар һәлак булган батырларны бер минутлык тынлык белән искә алды.
Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев