Яшел Үзәннең Кече Шырдан авылы үзенең якташы – Каюм Насыйри белән горурланып яши
14 февральдә, татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулды.
Ул элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында укымышлы мулла гаиләсендә дөньяга килә.
Каюм Насыйри – мәгърифәтче галим, татар фольклорының күп кенә жанрларында да эшләп, халыкның рухи байлыгын, акыл һәм күңел җәүһәрләрен барлап, бергә туплап хезмәт иткән.
2025 – Яшел Үзәндә Каюм Насыйри елы дип игълан ителде. Зур датага багышланган чаралар район, республика күләмендә ел дәвамында узачак. Олы Ачасырда К.Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексында зур капиталь ремонт эшләре бара.
Кече Шырдан авылы үзенең якташы – Каюм Насыйри белән горурланып яши. Һәм әлеге юбилейга әзерлекне 2015 елда ук башлады. Ел саен, Каюм Насыйриның туган көне уңаеннан, истәлекле чаралар уза. Шуларның берсе – «Каюм Насыйри туган җирен торгызу фонды» оештырган иҗади бәйге. Күренекле дата уңаеннан нинди генә бәйгеләр узмады һәм кемнәр генә катнашмады. Мөнәҗәтләр, шигырь, театральләштерелгән күренешләр, видеороликлар, эссе, нәсер, рәсем һәм башкалар. Быел К.Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан мәсәл иҗат итүчеләр бәйгесе игълан ителде. Чөнки бөек мәгърифәтчебез мәсәлләр дә язган.
– Халык авыз иҗатын җыйган кеше буларак, аның мәсәлләре үрнәк алырлык. Авыр жанр, сүз дә юк, шуңа да катнашучы булырмы икән дип, шикләндек тә. Юкка борчылганбыз, 40ка якын эш кабул итеп алдык. Республиканың төрле районнарыннан, Башкортстан республикасыннан һәм тирә-күрше авыллардан, Яшел Үзәннән, Казаннан бик шәп иҗат җимешләре кабул иттек. Шуңа күрә без канәгать. Әсәрләрнең берсен мактап, икенчесен читкә алып куярлык түгел. Катнашучылар арасында танышларым күп булганга, жюри эшендә, объектив була алмам дип, катнашмадым. Эшләрне җентекләп мәртәбәле жюри әгъзалары тикшерде. Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, тәнкыйтьче Зөфәр Рәмиевнең фикере безнең өчен бик тә кадерле. Җирле шагыйрь
Ирек Сафин иҗатка аеруча таләпчән, мәсәл жанрына бигрәк тә. Республикабызның «Бәллүр каләм» иясе, танылган журналист Мөршидә Кыямовага да ихластан бәяләве өчен рәхмәтлебез. Жюри рәисе – шушы бәйгене оештыручы, «Каюм Насыйри туган җирен торгызу фонды» директоры Асия Гобәйдуллина иде. Менә шулай үзенчәлекле жанр белән традицион бәйгегә йомгак ясадык. Җиңүчеләрне 15 февральдә Кече Шырдан авылында көтеп калабыз. Катнашучыларның исемлеге белән «Туган авылым – Кече Шырдан» ВК төркемендә танышырга була, – дип сөйли Кече Шырдан авылы китапханәчесе Гүзәл Минһаҗева.
Укучыларыбызга бәйгедә катнашкан, Казанда яшәүче, лаеклы ялда булучы ханым Гөлнур Ибраһимова иҗатын тәкъдим итәбез.
ҺӘРБЕРСЕНЕҢ ҮЗ УРЫНЫ
Бервакытны карурманда эшләр беткән,
Җәнлекләр дә ач торудан бик интеккән.
Җыелышып бер төркемгә, сөйләшкәннәр,
Кая барып эш табарга, гәпләшкәннәр.
Шәһәр җире ерак булыр алар өчен,
Юл бәясе бик куркыткан бөтенесен.
Авыл якын, таныш җир дип, юл алганнар,
Ач булганга, хәлдән таеп, егылганнар.
Килеп җиткәч, авыл эчен күзәткәннәр,
Бераз гына өс-башларын төзәткәннәр.
Колхоз идарәсен эзләп юл алганнар,
Тик, буш урамнарны күреп, тын калганнар.
Уңда-сулда җимерелгән, ауган өйләр,
Җимерек юл, чокыр-чакыр, баткак җирләр.
Сорашырга юк берәү дә, кайда халык?
Җанварлар да басып торган хәйран калып.
Менә, бер җимерек өйнең капкасыннан,
Шәүлә чыккан, үзе болай кеше сыман.
Җанварларны күргәч, бераз өркеп куйган,
Аннан ава-түнә киткән сазлы юлдан.
Аркылыга-буйга салып йөрсәләр дә,
Һәр җимерек өйне ачып керсәләр дә,
Җан иясен башка алар күрмәгәннәр,
Нинди хәл бу, аптыраган-йөдәгәннәр.
Шәһәр ерак, бәя кыйммәт, тик шулай да,
Киткән алар җәяү генә юл уңайга.
Килеп кергәч шәһәр дигән бер урынга,
Сүз биргәннәр бердәм булып, дус калырга.
Төрле офис, кибетләрне таптаганнар,
Үзләренә җайлы эшне тапмаганнар.
Арып талгач, асфальт юлны түшәк итеп,
Иртә таңга кадәр хырлап йоклаганнар.
«Болай булмый, көтү белән эш тапмабыз,
Шуңа бүген аерым гына атларбыз.
Кем эш таба, менә шунда күрешербез,
Тапканны да бергә-бергә бүлешербез».
Төрле якка таралышкан җанварлар да,
Һәрберсенең эш юнәлтү тиз арада.
Һәм күрешеп, хәл сорашып, бердәм булып,
Яшәргә исәпләре бар монда калып.
Тик, көн үткән, атна үткән, айлар үткән,
Күрешергә берәве дә килми икән.
Нәрсә булган, ачлык әллә килеп буган?
Әллә инде һәрбересе юлын җуйган?
Юк икән бит, Аю да эшкә урнашкан,
Зур урында, җылы тапкан, түрә булган.
Төлкенең дә җайлы гына килеп чыккан,
Хәйлә белән яшәп тамагы да туйган.
Урын эзләп озак йөргән бүре генә,
Характеры ошамаган берәүгә дә.
Каршы дәшкән, еш әрләшкән,
теш күрсәткән.
Усаллыгы аркасында бик интеккән .
Куянга да юлны ачып куймаганнар,
Эш әзерләп, җылы урын кормаганнар.
Мескен куян урам буйлап озак чапкан,
Тик шулай да яшәр өчен хезмәт тапкан.
Менә шулай сынала ул дус- туганнар,
Бергә яшәп, гомер итеп, дус булганнар.
Авыр чакта һәрберсенең үз кыйбласы,
Кирәкмидер башка язып та торасы.
Гөлнур Ибраһимова, Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев