Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзәннең Бишнә җирлеге халкы табибка күренү өчен өч транспорт белән барырга мәҗбүр

Бишнә (556), Рус-Мари Ковалы (42), Кызыл Кармыш (30), Берновые Ковали (120), Гремучий Ключ (10) авыллары һәм «Комета» (13), «Строитель» (2), «Урожай» (4), «Сигнал», «Фотохимик» бакчачылык ширкәтләре – теркәлеп яшәүче кешеләр исәбе белән санап үтелгән әлеге торак пунктлар районыбызның Бишнә авыл җирлегенә керә һәм башлыклары Илгиз Фәтхуллин сессиядә аларның һәрберсе буенча хисап тотты.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Җирлектә авыллар күбрәк булган саен, чишәсе мәсьәләләрнең дә арта баруы билгеле. Әмма аларга соңрак тукталып, алдан хәл ителгәннәренә күз салыйк әле.

  • Муниципаль программа нигезендә Рус-Мари Ковалында Үзәк урамга 488 м, үзсалым акчасына Мәктәп урамына 113 м вак таш түшәлгән;
  • Узган еллардан калган акчаларга Бишнәнең Мәктәп урамына 800 м асфальт, үзсалым акчасына Шоссе урамына 100 м вак таш җәелгән. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча күпфатирлы йорт ишегалды ремонтланган: чүп контейнерлары мәйданчыгы, спорт мәйданы ясалган, спорт снарядлары урнаш­тырылган, юлларына асфальт түшәлгән;
  • Берновые Ковали авылындагы «Берновое озеро» коттедж бистәсе янында парковка ясалган;
  • Гремячий Ключ авы­лында балалар спорт мәйданчыгы ясалган;
  • «Урам утларын торгызу» программасы кысаларында Бишнә, Рус-Мари Ковалы һәм Берновые Ковали авылларында диодлы 54 фонарь урнаштырылган;
  • Дәүләт программасы буенча Бишнәдә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. 2023 елдан мәдәният йорты капиталь ремонтлана (быел төгәлләнергә тиеш), әмма аның эшләүдән туктап торганы юк – биредә төрледән-төрле чаралар бертуктаусыз уздырылып кына тора.

– 2014 елдан бирле Бишнә территориясендәге чишмә тирәсен матурлау, төзекләндерү эшләре алып барыла. Аның мәйданы шактый зур һәм карап тору мәшәкатьле. Биредә үләнен чабу, җыештыру буенча даими рәвештә өмәләр уздырыла. 2024 елда шактый масштаблы эш башкарылды, – дип хисап тотты җирлек башлыгы Илгиз Фәтхуллин. – Балалар спорт мәйданчыгы урнаштырылды, тирәсе тотып алынды, чишмәнең өскормасы яңартылды, брусчатка җәелде. Бу мәчетнеке булып саналган территорияне матурлау эшләре быел да дәвам итәчәк һәм авылдашларның аннан читтә калмауларын теләр идем.

Әйе, халык бердәм булган җирдә эш тә җиңелрәк бара, күбрәк һәм тизрәк эшләнә дә. Бу үзсалым акчасын җыюга да кагыла. Моны аңлаган авылларда яшәүчеләр үзләре киңәшләшеп, бер фикергә килеп, зур сумма тапшыра һәм бер мәсьәләнең хәл ителүен әллә ничәшәр ел көтеп аптырамый, бер елда башкара. Бишнәлеләр быел унсигез яше тулган һәр кеше башыннан 1000әр сум җыярга килешкән. Ә тупланган суммага эшләнәсе эшләр бик күп.

Җирлектә иң мөһим проблемаларның берсе – авыл араларында юлсызлык. Аларның икесенә генә асфальт юл илтә, калганнарында кыр юлы. Кечкенә авыл урамнарында да шундый ук хәл. Бу очракта дәүләтнең максатчан программасына керү генә коткарачак.

Шулай ук, беренче чиратта торучы проблеманың тагын берсе – су башнясы һәм су челтәре торбаларын яңарту. Бишнәдә су белән тәэмин итү системасы узган гасырның 70-80нче елларында ясалган. Бүгенге көндә бары тик үзвакытында һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә генә көчкә «сулый». Ә Рус-Мари Ковалында су скважинасы бөтенләй юк, халык дүрт коедан су ташып көн күрә. Әлеге авылга су белән тәэмин итү системасын «Чис­та су» дәүләт программасы ярдәмендә генә ясау мөмкин. Әгәр дә район җитәкчелеге анда кертсә.

Җирлектә узган җыеннар һәрвакыт җанлы уза. Монда торып, район хакимияте вәкилләре ишетерлек итеп үз сүзен кыю рәвештә әйтүчеләр, авыллардагы проблемаларны яңгыратучылар һәрвакыт бар. Бу юлы хисап сессия­сендә район җитәкчесе Михаил Афанасьев үзе катнашты һәм һәр күтәрелгән сорауны эш дәфтәренә теркәп, хәл итү мөмкинлекләрен табарга ярдәм итәчәген белдерде.

Язманың дәвамын газетабызның №4 (28нче февраль, 2025 ел) санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев