Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзәннең Бишнә авылы мәчетендә «Фидакарь хатын-кызлар» дигән кичә оештырганнар

Бишнә мәчетендә Рамазан ае башланганчы Гөлсинә абыстай, китапханәче Кристина Миңнеханова белән берлектә «Фидакарь хатын-кызлар» темасына кичә үткәрдек.

Үзем дин буенча алдынгы булган укытучылар Ләбибә Хөсәения, Фатиха Аитованың эшчәнлегенә, тормышына тукталдым; китапханәче Кристина Мәгуба Сыртланова, гомумән, хатын-кызларның сугыш чоры батырлыгы турында сөйләде; Гөлсинә абыстай авыл халкы арасында мәчеткә, аның төзелү чорыннан алып, бүгенгесенә кадәр зур хезмәт башкарган кешеләргә тукталды. Муса Җәлилнең әнисе язган бәетне хатын-кызларыбыз кулдан-кулга йөртеп, бүлеп укыды.

Гамилә, Фәүзия, Зөлфирә апалардан аларның әниләре, алар яшәгән чор авырлыклары турында сөйләттек. Авылның элекке мәрхүм булган укытучыларын дога кылып, искә алдык.
Әлфия Шәйхетдинова совет чоры вакытында мәчетнең яшәешенә өлеш кертүчеләр турында әйтеп үтте. Ул шулай ук авыл яшьләренең барлык эшкә спонсор булып, актив катнашуларын горурланып сөйләде. Яшьләрнең шундый мәгънәле, актив булулары безне сөендерә. Алар иртә таңнан кичкә кадәр эштә, шул ук вакытта үзләре яшәгән авыл өчен янып-көеп яшәүләре күңелле. Аларга Аллаһ ярдәмен биреп, тормышта рәхәт яшәсеннәр!!! Әәмиин.

МХОдагы егетләребезнең әти-әни, дәү әти, әниләренә җылы сүзләр күп яңгырады. Барысының да Җиңү белән, исән-имин тизрәк әйләнеп кайтуларын теләп, догалар кылдык, мөнәжәтләр дә яңгыраттык.
Кичә чәй табыны артында үзләрен борчыган сораулар белән фикер алышып, бик матур дәвам итте.
Мәсәлән, чишмә юлын, мәчет тирәсен җыештыручы Әнәс белән Гөлфирәгә рәхмәтләр укылды. Аерым Аллаһ рәхмәтен дини, дөньяви чаралардан калмаучы Сабирова Рәхиләгә дә әйтәбез. Барлык катнашучыларга Олы рәхмәтләрне җиткерәбез. Гомумән, Аллаһ йорты – мәчеткә намазга, укырга йөрүчеләргә аерым рәхмәт! Бигрәк тә бүгенге көндә имам Нургали хәзрәткә, актив Ләйләгә, барлык укырга йөрүче ханымнарга чиксез рәхмәтләребез.

Мәчеткә, Аллаһ юлына керүчеләр күбәйсен, арабызда иманлылар күп булсын.

Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев