Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзәннең Бакырчы авылы халкы бердәм булуын һаман исбатлап тора

Бу сыйфат авыр вакытта аеруча кадерле була. Илебездә махсус хәрби операция игълан ителгәч, бу авылның да бер төркем ир-егете өлешчә мобилизация буенча алынды. Шуннан бирле алар Ватан сагында тора, хәрби бурычларын намус белән үти.

Авыл халкы аларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша. Аларның сирәк булса да ялга кайтуларын көтеп ала, матурлап каршылый һәм үз дәрәҗәсендә озатып кала. Шуны да аерып билгеләргә кирәк, авыл яшьләре солдат әниләрен дә онытмый. Аларга ярдәм күрсәтергә генә торалар, ә һәр бәйрәмдә солдат әти-әниләренә бүләкләр өләшергә дә онытмыйлар. Әниләрнең аларга рәхмәте чиксез.

Менә, 11 февраль көнне, чираттагы ялга кайткан Илдар Хәмитовны авыл яшьләре китү урынына кадәр озата барды, аның исән-сау әйләнеп кайтуын теләде. Авылдашларының хөрмәтен күргән солдатларга бу зур көч өсти, яңа җиңүләргә этәрә.

Хәрбиләргә һәм аларның әти-әниләренә түземлек, исәнлек һәм уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев