Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзәннең Акъегет авылында татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклыйлар

Гореф-гадәтләр, йолалар халык тормышының аерылгысыз бер өлеше. Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр берни белән дә алыштыргысыз тәрбия чарасы булып тора.

- Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Ел фасылларына бәйле «Сабантуй», «Нәүрүз» бәйрәмнәре. Йолаларга бәйле Сабантуй бәйрәме алдыннан, авылдагы яшьләр, балалар һәм үзем мәдәният хезмәткәре булгач, бергә зур колга, бизәлгән җигүле ат белән авылның бер башыннан икенче башына җырлап йөреп бүләкләр җыябыз. Авыл халкы Сабантуйга дип бик матур бүләген алып чыга да, колгага бәйләп куя. Берничә урында тукталып, татар халкының матур биюләрен биеп алабыз. «Нәүрүз» көннәрендә йорттан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Бу йолалар хэзерге көннәрдә дә үз йөзен, үз төсен саклап килә. Хуҗаларны киләсе бәйрәм белән котлап, теләкләр теләп йомырка, ярмалар, җыеп йөрү бик матур йолаларның берсе булып тора. Каз өмәсе, балага исем кушу йолалары, утырма утырулар, «Сабантуй», «Нәүрүз» бәйрәмнәре бездә бик күңелле һәм зур чара итеп оештырыла. Бу бәйрәмдә бөтен авыл халкы да актив катнаша, – дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.

Дуслар, сезнең якта нинди йолалар бар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев