Яшел үзән районының авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары арасында уздырылучы үзешчән сәнгать смотр-конкурсы дәвам итә
Идел аръягында «Халык талантлары» – «Народные таланты» исеме астында Яшел үзән районының авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары арасында уздырылучы 1нче үзешчән сәнгать смотр-конкурсы дәвам итә.
26нчы февраль көнне Карамалы тау авылы клубы үзешчәннәре үзләренең чыгышларын күрсәтте. Зур тырышлык белән әзерләнгән сәгать ярымлык концерт программасында җыр, бию, нәфис сүз сәнгате бар иде. Бу авыл клубында инде шактый еллар Фәйзулина Гүзәл Абрек кызы җитәкчелегендәге «Матрёшки» халык җыр ансамбле һәм Хәйбуллина Гөлнара Дамир кызы җитәкчелегендәге «Лира» халык җыр ансамбле эшләп килә. Әлеге бәйгедә дә да алар уңышлы чыгыш ясады.
Әтиле-кызлы Азат һәм Диләрә Ганиевлар бик матур жырлады. Киләчәкта Диләрә Карамалы тауның моңлы җырчы сандугачы булыр, диеп ышанасы килә.
Сәхнәдә чыгыш ясаучыларның иң яшенә 6 яшь булса, иң өлкәненә 82 яшь иде.
Аннан соң без Олы Ачасырга юл тоттык. Шундый матур, якты, җылы, зур, заманча, зәвык белән төзелгән мәдәният йорты бар икән бу авылда. Сәхнәләре дә иркен, тавыш аппаратуралары да яхшы.
Монда безне май кояшы кебек балкып Фәния ханым каршы алды. Концерт программасын «Илкәем» җыры белән челтерәп аккан чишмәгә тиң, бормаларга бай тавышлы Гөлсинә Гобәйдуллина башлап җибәрде. Аның җырын тыңлаганда хәтта каз тәннәре чыкты. Шулай ук Низамиева Зарина, Зиятдинова Фәнияләрнең җырлары да күңелгә тирән үтеп керде.
Ул да булмады сәхнәгә «Синең куллар» җыры белән Марат Гатиятуллин чыкты. Бернинди музыкасыз, акапелла җырлады ул. Мөгаен, музыкаль белеме бардыр, диеп уйлап куйдым мин. Юк икән, Аллаһ биргән тавыш, моң, талант иясе икән Марат! Быел аның 9нчы сыйныфта укучы кызы Әминә дә әтисеннән калышмый – җырга да, биюгә дә оста икән!
Хатын-кызлар вокаль ансамбле дә «Солдат моңы», «Солдатлар» җыры белән тамашачы күңеленә бик хуш килде. Ә инде өлкән яшьтәге апаларның «Зөбәрҗәт» фольклор ансамбле үзе бер аерым бизәге иде бу кичәнең!
Өлкәннәр белән беррәттән сәхнәдә балаларның да («Энҗе бөртекләре» ансамбле) чыгыш ясавы аеруча куандырды.
Йолдыз Шамгунова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев