Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районында үз чегән ансамбле барлыкка килергә мөмкин

Кремльдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Россия халыкларының мәдәни мирасына йомгак ясады.

Милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр буенча совет барышында Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев доклад белән чыгыш ясады. Ул райондагы әлеге юнәлештәге эшләр турында сөйләде.

- Әйшә урта мәктәбендә чегән җәмгыяте балалары укый. Әлеге диаспора вәкилләре саны - якынча 250 кеше, шуларның 38е мәктәпкә йөри. Укучылар яхшы укый, гомуммәктәп чараларында актив катнаша. Педагоглар билгеләп үткәнчә, аларның күбесе талантлы, һәм без иҗат коллективы – чегән ансамбле булдыру мөмкинлеген карыйбыз, - диде муниципалитет башлыгы.

ЗМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев