Яшел Үзән районында җирлек башлыкларын сайлау сессияләре узды
Бүген Яшел Үзән муниципаль районының барлык җирлекләрендә яңа сайланган советларның беренче оештыру сессияләре узды. Көн тәртибендә төп мәсьәлә - җирле үзидарә башлыкларын сайлау.
Яшерен тавыш бирү юлы белән депутатлар үз җирлекләрен киләсе еллар дәвамында җитәкләячәк башлыкларны билгеләде. Әлеге мөһим адым территорияләрне яңа вәкаләтләр чорына үстерү векторын билгели.
Эстафетаны Яшел Үзән шәһәре кабул итәчәк: дүшәмбе, 22 сентябрьдә, районның сәяси тормышында төп вакыйга - Яшел Үзән муниципаль районы депутатлары җыелышы сессиясе узачак.
Сайлаучыларның ышанычын яулаган һәм туган якның киләчәге өчен җаваплылыкны үз өстенә алган барлык депутатларны чын күңелдән котлыйбыз. Аерым котлаулар - халык тарафыннан сайланган яңа башлыкларга. Яшел Үзән районы халкы иминлеге хакына куелган планнарны тормышка ашыруда уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев