Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районына Җиңү поезды килде️

Быел Горький тимер юлының Свияжск – Ульяновск – Идел буе рокады участогын файдалануга тапшыруга 80 ел тула.

Шул уңайдан Свияжск станциясенә «Җиңү поезды» мемориаль составы килде. Бу уңайдан бирегә мәртәбәле кунаклар, тимер юл тармагы ветераннары һәм җирле халык җыелды.

Чарада катнашучыларны Яшел Үзән районы башлыгы исеменнән аның урынбасары Эльза Кадникова сәламләде:
Бүген без мөһим датаны – Идел рокадасының 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Аны төзегәннән соң, кешеләр Җиңүгә юл ачты. Аларның һәрберсенең хезмәте хөрмәткә һәм мактауга лаек. Авыр фидакарь хезмәтегез өчен, хөрмәтле тимер юл эшчеләре һәм ветераннары, рәхмәт. Нык сәламәтлек, иминлек һәм яңа уңышлар телим!


Станциядә тантаналы рәвештә Идел рокадасы ветеран-төзүчеләре хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Мактаулы тимер юлчылар хезмәт батырлыгы истәлегенә грамоталар һәм күкрәк билгеләренә лаек булды.


Яшел Үзән районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр арасында якташыбыз – хөрмәтле Рауза Сафина да бар.

Ул Россия тимер юллары ветераны, күп балалы ана. Рауза ханым ТАССРның Куйбышев районы Измери авылында туган. Язмыш аны Мулла Иле авылына алып килгән, анда ул үзенең мәхәббәтен һәм бәхетен таба. 1964 елдан 1982 елга кадәр Албаба станциясендә «стрелочница» булып эшли, аннан тимер юлда ремонт эшләре башкара. Рауза ханым чирек гасырга якын гомерен авыр, ләкин яраткан һөнәренә багышлый, һәрвакыт ихтирам һәм хөрмәт казанып яши. 1990 елда лаеклы ялга чыга.


Бу бәйрәм уңаеннан кадерле ветеранны искә алулары аны аеруча шатландыра. Аның белән бергә өч баласы, 7 онык һәм 3 оныкчыгы да сөенә һәм без, якташлар да, Рауза Сафинаны чын күңелдән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев