Яшел Үзән районы Татар Танае авылында «Без тыныч дөнья яклы» дигән акция узды
Татар Танае авылында мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәре «Без тыныч дөнья яклы», террорчылыкны профилактикалау һәм экстремистлык куркынычы, бер-беребезгә толерант мөнәсәбәт турында мәгълүмати листовкалар һәм буклетлар тарату буенча профилактик акция үткәрде.
Чараның төп максаты – уяулык күрсәтү зарурлыгына игътибарны юнәлтү, теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән танышу, толерантлык, ватанпәрвәрлек, Ватанга хөрмәт формалаштыру.
Акция куркынычсыз вакыт уздыру, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга, террорчылык эшчәнлеген булдырмауга, террорчылыкка каршы көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе булган игътибар үсешенә юнәлтелгән.
Татар Танае мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев