Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы Олы Шырдан, Тау Иле, Түбән Урысбага мәдәният йортларында «Халык талантлары» бәйгесе узды

«Халык талантлары» – авыл мәдәният йортлары һәм клублары арасында уздырылучы 1нче үзешчән сәнгать смотр-конкурсы 5 март көнне Олы Шырдан, Тау Иле, Түбән Урысбага мәдәният йортларында узды.

Мине иң таң калдырганы Тау Иле һәм Түбән Урысбага авылы мәдәният хезмәткәрләренең үзара бик тату, дус булып, бер-берсен күз карашыннан аңлашып яшәүләре, эшләүләре булды. Өч авыл да матур концерт программасы әзерләгән. Нәфис сүз, бию, җыр бер-берсенә үрелеп барды. Гөлфинә Сәләхованың "Туган-үскән җирләрем", Люция Садриеваның "Кайту" җырлары, Фирдинә Азизованың "Су юлы” биюе, Алсу Камалиеваның "Ана бәете", Гөлфинә Сәлахованың "Ярату” шигырьләре, Наҗия Хәсәнованың "Ялгызлык утында янмагыз" җыры, Камил Хәлиуллинның гармун моңнары, шәлләр белән "Сөмбел" биюе бүген дә күз алдында тора.

Бу авылларда, шәһәрдән аермалы буларак, профессиональ җырчылар да, хореографлар да булмавына карамастан, мәдәният хезмәткәрләренең үз һөнәрләрен никадәр яратулары, үз эшләренең остасы икәнлеклекләре бик яхшы күренә!

Йолдыз Шәмгунова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев