Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы Мулла Иле күлләре чистартуга мохтаҗ

Мулла Иле җирлеге хисап сессиясеннән күренгәнчә, 2024 ел авыл өчен уңышлы булган. Башлык Илдар Сәлахиев үтәлгән эшләрнең барысына да тәфсилләп тукталды.

Җирлек узган ел 2 млн сумлык грант откан. Аның ярдәмендә, күп еллар су басымы булмаудан интеккән, Канакова һәм Бакча урамнарын тоташтырган су челтәренә 220 метр озынлыкта «закольцовка» ясалган. Инде җәен су җитәрлек булыр дип ышаналар. 1956 елда төзел­гән су саклагыч дамбага капиталь ремонт ясалган. Шушы зур эшләрне башкаруда ярдәм иткәннәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерелде. Шулай ук Бакча урамына 186 метр озынлыкта юл салынган, көнкүреш калдык­лары өчен контейнер һәм 112 тонна вак таш сатып алынган.
Үткән ел ахырында район хисабына яңа су скважинасы казылган, язын тоташтырырга исәпләре. Үзара салым акчасы, нигездә, юлларны төзекләндерүгә тотылган һәм иганәчеләр ярдәме белән дә юллар яңартылган. Республика программасы буенча 10 гектардан артык җиргә туйра үсентеләре утыртылган, тау буендагы карьерга рекуль­тивация ясалган. Район ярдә­ме белән балалар бакчасы мәйданчыгына корылмалар алынган, көннәр җылыту белән урнаштырылачак. Узган ел 24 урам лампасы алмаштырылган булса, быел 28не кую план­лаштырыла.

Мулла Иле авыл җирлегенә ике авыл керә, 372 хуҗалыкта 751 кеше яши. Шул исәптән, 2 тол хатын, 5 тыл ветераны һәм өч әфганчы бар.

– Җирлектәге эшне бергә башкарганда гына ниндидер уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Барлык саннар һәм нәтиҗәләр артында һәрберебезнең көндәлек хезмәте тора. Туган проблемаларны вакытында хәл итәргә тырышыйк. Ничек кенә булса да, туган авыл кайткан һәр баласын каршы ала, киткәндә хәер-фатихасын биреп, озатып кала. Авылыбызны яратыйк, аны саклыйк, – дип тәмамлады үз чыгышын җирлек башлыгы Илдар Сәлахиев.

Шулай ук, китапханәче һәм фельдшер үз эшчәнлеге белән таныштырып узды. Аннан, халык үз гозерләрен әйтеп калырга ашыкты. Сораулар әллә ни күп булды дип әйтә алмыйм. Гомумән, сессия тыныч һәм җанлы сөйләшү форматында үтте. Залда яңгыраган кайбер мәсьәләләргә тукталып китәм. Аларга район башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфәт Хәбибуллин ачыклык кертергә тырышты.

Мәктәп каршындагы юлның начар хәлдә булуы хакында ел да әйтәбез. Аның торышын үзегез дә яхшы күрәсез, яңартасы иде.

– Акча җирлеккә бүлеп бирелә һәм аны кая, ничек тотасын башлык үзе хәл итә. Быел әлеге юл төзекләндереләчәк дип, ышандырам.

2004-2005 елда таш ут баганалары агачка алыштырылган иде, төпләре чери. Җил-давыл чыкса, тирә-юньгә куркыныч тудыра.

– Фотога төшереп, безгә юллагыз, тиешле урынга күрсәтеп, чишү юлын табарга тырышырбыз.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язманың дәвамын газетабызның №10 (14 март, 2025 ел) санында укырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев