Яшел Үзән районы Күгеш авылында яшәүче Рәхимә Гыйматдин кызы Шәйхетдинова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Бу матур көнне ак әбине Михаил Афанасьев исеменнән Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин котлады.
"Сәламәтлек, тыныч тормыш һәм якыннарыгызның йөрәк җылысын тоеп, озак яшәвегезне телим", – диде ул тәбрикләү сүзләрендә.
Рәхимә апа тормыш иптәше Абдулла абый белән 57 ел берегә гомер итеп, дүрт бала (ике егет һәм ике кыз) тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенгесе көндә ак әби кызлары хөрмәтендә яшәп ята. Аның җиде оныгы һәм ун оныкчыгы бар.
Без дә матур теләкләргә кушылып, исәнлек, озын гомер телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев