Яшел Үзән районы Күгәй авылының китапханәсендә әдәби уен уздырдылар
Күгәй китапханәсендә «Барысы да азбукадан башлана» әдәби уены узды. Биредә сүзлекләргә күзәтү ясадылар.
Чара барышында китапханә кунаклары славян әлифбасы һәм язуы барлыкка килү тарихы, апостоллар Кирилл һәм Мефодий, «Глаголица һәм Кириллица» әлифбасы, Петр Беренче заманына кадәр кириллицада ничә хәреф булуы һәм революциядән соң ничә хәреф барлыкка килүе, беренче басмачының кем булуы турында белделәр.
Уен балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булып чыкты.
Фото: Күгәй авылы китапханәсе ВК төркеменнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев