Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы Күгәй авылында яшәүче Хәдичә Хәмитовага 101 яшь!

- Күгәй авылында яшәүче 101 яшьлек Хәдичә Шакир кызы Хәмитованы Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган медаль белән бүләкләдек, – дип яза Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова.

Хәдичә Хәмитова гомер буе колхозда эшли, яшүсмер вакытында окоп казуда катнаша, Мари урманнарында агач кисә, торф чыгара. Кыскасы - гомер юлы сикәлтәле дә, катлаулы да була, хезмәт белән уза. Бүгенгесе көндә Хәдичә апа улы Рәшит һәм килене Мәгъфирүз тәрбиясендә гомер кичерә.

Хәдичә апага чын күңелдән матур картлык, күңел көрлеге, җан тынычлыгы телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев