Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылы мәчетендә ифтар узды
Тарихи мәчеттә укыган догалар, әйтелгән теләкләр кабуллардан булсын!
Җомга көн авыл мәчетендә Ифтар мәҗлесе узды. Эшлекле очрашуда катнашучылар, кунаклар мәчеттә авыз ачып, ахшам намазы укып, ифтарда катнашты. Мәҗлес барышында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Павлович тагын бер кат К.Насыйри мирасын, исемен мәңгеләштерүгә күп көч куючы Асия Наил кызына һәм бүгенге чараны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Җыелучылар каршында шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, галимә Рушания Шәфигуллина, журналист Илдар Кыямов һ.б.чыгыш ясады. Олы Шырдан мәдәният йорты җитәкчесе Наҗия Хәсәнова мөнәҗәт башкарды.
Тарихи мәчеттә укыган догалар, әйтелгән теләкләр кабуллардан булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев