Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы Каратмән авылы мәчетендә ифтарлар уза

Карәтмән мәчетендә 6 март көнне ифтар уздырылды. Әлбәттә, башлап йөрүчеләр имам Әхтәм хәзрәт Ибраһимов, мәчеттә укучы актив шәкертләребез һәм авылның актив хатын-кызлары Нурия, Зөлфия, Фәния, Люцияләр һәм башка авылдашлар.

Бу ифтарга “Тыныч күк йөзе өчен" дигән хәйрия фондыннан вәкилләр килеп, МХОга даими бүләкләр җибәрүдә катнашучы хатын-кызларыбызны грамота һәм лалә чәчәкләре белән бүләкләп, тирән рәхмәтләрен белдереп китте.

Билгеле, хезмәтеңне күрсәләр, бик күңелле күренеш инде ул. Алар арасында мәчеттә укучы тырыш шәкерләремнең булуы, авылның бар чарасында башлап йөрүләре горурландыра. Тизрәк тыныч көннәрне җиткерү өчен, үзләреннән өлеш кертүләре куандыра.

Барыбызга да бәхетле, сәламәт, озак, рәхәт, тыныч күк йөзле илдә яшәүләр насыйп итсен Аллаһыбыз! Әәмиин! Ифтарда да шәкертләребез башлап йөри, шул ук авылның актив хатын-кызлары катнаша. Барысына да Аллах рәхмәте ирешсен.

Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев