Яшел Үзән районы Бишнә авылында Нәүрүз бәйрәме узды
Нәүрүз − төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме.
Ул 21нче мартта үткәрелә. Ул «яңа көн» дигәнне аңлата. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә.
Язны каршылап, язгы кыр эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменә әйләнгән.
Нәүрүзне безнең халкыбыз да бәйрәм итә. Бу көнне балалар йорттан йортка кереп, «нәүрүз әйтеп» йөргәннәр. Нәүрүз такмагын әйтеп, алар хуҗаларга бәхет, уңыш теләгәннәр. Хуҗалар исә балаларга бүләкләр әзерләгәннәр: нәүрүз боткасы өчен ярма, йомырка, май биргәннәр. Аннан бөтен авыл халкы нәүрүз боткасына җыелган, бәйрәм иткән.
- Бәйрәм уңаеннан, балалар белән бергә күңелле уеннар оештырдык. Коймакны кайнатмага манып тәмләп ашадылар. Бер-беребезгә матур теләкләр теләдек. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын, – дип яза Бишнә мәдәният йорты мөдире Илфат Сабиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
1
0
0
Нәүрүз мөбарәкбад!
0
0