Яшел Үзән районы Бишнә авылы мәчетендә ир-атлар ифтар уздырган
«Бишнә авылының яшь ир-атлары һәм егетләре мәчетебездә бик зур ифтар ашы үткәрделәр, табыннар сый-хөрмәттән сыгылып торды»
- Бик зур рәхмәт яусын Нигъматуллага, пешергән ашлары, пылаулары телеңне йотарлык иде. Нургали хәзрәт коръән укыды. Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган, хәзерге көндә катнашучы егетләребезгә догалар кылдык. Шушы ифтарны үткәрүче егетләребезгә исәнлек-саулык, гаиләләрендә тынычлык, эшләрендә зур уңышлар, юлларда исән-имин йөрсеннәр, – дип матур теләкләрен җиткерде Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев