Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы Акъегет авылында модульле ФАП урнаштырылган

Объект «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.

Подряд оешмасы хезмәткәрләре бина өчен мәйданчык әзерләгән, модульләр алып килгәннәр һәм бинаны җыйганнар. Хәзерге вакытта биналарның эчке бизәлеше алып барыла. Алда инженерлык коммуникацияләрен тоташтыру.

Фельдшер әлегә авыл халкын иске ФАПта кабул итә - бу 1986 елда төзелгән, үзәкләштерелгән су белән тәэмин ителгән, әмма канализациясез бина. Вакыт-вакыт аны ремонтлыйлар, ләкин ул СанПин нормаларына туры килми.
ФАПны фельдшер Рәмзия Нотфуллина җитәкли.

Акъегет авылында 206 кеше яши, яртысыннан артыгы – пенсионерлар һәм балалар – медицина хезмәткәренең аерым игътибарын таләп итүче кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев