Яшел Үзән районы Акъегет авылында бик матур, бай тарихлы өч музей эшләп килә
Халыкара музейлар көне уңаеннан биредә кызыклы чаралар узган.
Үткәннәрдән мирас алган,
Киләчәккә күпер салган.
Музей - тарих,
Музей – хәтер.
Киләчәктә һәрбер буын
Музейларга рәхмәт әйтер.
Рәхимә Арсланова.
«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк» – дигән, борынгылар. «Музей – бер чакта да үлми торган тере тарих ул» – дип язып калдырган классик язучыбыз А. Гыйләҗев. Бу сүзләр музейлар үз әһәмиятен бервакытта да югалтачак түгеллеген азсызыклый.
Буыннар бәйләнеше, үткән тарихыбызны онытмау, киләчәк турында кайгырту, туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, халкыбызның бай рухи мирасын, гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә музейларның роле искиткеч зур.
Яшел Үзән районы Акъегет авылында бик матур, бай тарихлы өч музей эшләп килә. Икесе аның Акъегет белем бирү мәктәбендә – «Туган якны өйрәнү» һәм Усман Әлмеев музее. Ә мәчетнең икенче катында Заһидулла Шәфигуллин музее урнашкан. Халыкара музейлар көне уңаеннан биредә кызыклы чаралар узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев