Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы Әйшә авылы гимназиясендә «Токмач кисү» акциясе үткәрелде

Республикабызда махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итү максатыннан, төрле чаралар үткәрелә.

– Әйшә гимназиясендә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә булышу йөзеннән «Токмач кисү» акциясе үткәрелде. Анда гимназиябезнең бер төркем укытучылары һәм бу чарага битараф булмаган авылдашларыбыз катнашты. Акциябез изге Рамазан аена туры килгәнгә токмачларыбыз киселеп беткәч, ифтар мәҗлесе дә оештырылды. Авылыбызның мөслимәсе Гөлназ ханым Рамазан аена багышланган вәгазьләр, Коръән аятьләре укыды. Мондый чаралар күбрәк оештырылсын иде, чөнки алар бер-беребезне берләштерә, дөньяга карашыбызны үзгәртә, кешеләргә карата мәрхәмәтлерәк булырга өнди, – дип җиткерде Әйшә гимназиясе директоры Гөлнур Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев