Яшел Үзән районы Әйшә авылы гимназиясендә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде
Борынгы заманнардан ук безнең бабаларыбыз Нәүрүз бәйрәмен үткәргәннәр. Ул язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21-22нче мартларга туры килгән.
Бу көнне малайлар һәм кызлар һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак – такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар, ә хуҗалар аларга күчтәнәчләр биргәннәр.
Әйшә гимназиясендә дә башлангыч сыйныфлар өчен Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Укучылар бергәләп, Нәүрүзбикәне каршыладылар, аңа багышлап матур шигырьләр, төрле җырлы – биюле уеннар уйнадылар, яз сылуының күчтәнәчләре белән сыйландылар. Бәйрәм күңелле һәм җылы атмосферада үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев