Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе фельдшеры ярдәмчесе Рамил Садыйков «Махсус хәрби операциядә җиңүгә керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде
Рамил Гадил улы Мулла Илендәге ФАП фельдшерының ярдәмчесе булып эшли, ә фельдшер биредә – аның тормыш иптәше Лилия Фәһим кызы Садыйкова. Менә шундый команда!
Моннан тыш, Рамил Гадил улы инде күп еллар Мулла Иле мәктәбендә физкультура һәм ОБЖ укытучысы булып эшли.
Тормыш иптәше белән бергә алар МХО сугышчыларына гуманитар ярдәм җыя торган норлат волонтерлары отрядының актив катнашучылары. Алар окоп шәмнәре өчен эшләнмәләр ясый, маскировка челтәрләре үрә, тегә, өй токмачы һәм башка бик күп нәрсәләр әзерли.
Уртак җиңүгә керткән өлеше өчен аңа медальне Норлат җирлеге башлыгы Илдус Саттаров Сабантуй бәйрәмендә тапшырды.
Котлыйбыз!
ЗЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев