Яшел Үзән Норлат халык фронтының «Өмет» волонтерлар штабында концерт оештырганнар
Норлат халык фронтының «Өмет» волонтерлар штабында солдат аналарына, балалары, туганнары хәрби хезмәттә, шулай ук хәрби операциядә булганнарга армый-талмый ярдәм итүче волонтерлар өчен мәдәният хезмәткәрләре бик матур, эчтәлекле концерт куйдылар.
Мәдәният хезмәткәрләре алар үзләре дә "солдатлар" шикелле, кая чакыралар, шунда баралар, чөнки мәдәният йорты әлегә ябык. Штаб җитәкчесе Роза Ягудина әйтүенчә, ашыгыч заказлар булганда, кызлар кичкә кадәр, идәнгә ятып булса да, шулай җайлы, саклану челтәрен үреп бетерәләр иде, һәрвакыт ярдәмгә бердәм булып киләләр алар. Берсеннән-берсе оста, моңлы, зәвыклы җырчыларыбызны тыңлап, күңелләр дә тулды, махсус, җырлары да бит, гел туган авыл, әнкәйләрне сагыну турында. Ир-егетләребезгә исән-сау туган якларыбызга, якыннары янына кайтырга насыйп булсын иде, барыбызның да теләк шул. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Хөршидә Гайнуллина, Гөлчәчәк Шакирова, Инзилә Галиуллина, Айнур Нурмиевка, Альфира Газизоваларга зур рәхмәт, иҗади эшләрендә уңышлары мулдан булсын, афәрин аларга!
Норлат авылыннан Розалия Ибраһимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев