«Яшел Үзән һәм Казанда изгелек булдыручылар» волонтерлары Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре өчен мастер-класс үткәрде
«Яшел Үзән һәм Казанда изгелек булдыручылар» («Создатели Добра в Зеленодольске и Казани») волонтерлары Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре өчен «Сүзлек нигә кирәк?» дигән мастер-класс үткәрде.
Төрле яшьтәге балалар беренче минутлардан ук мавыктыргыч шөгыльгә кушылды. Кунаклар балалар белән сүзлекләр турында фикер алышты, аларның барлыкка килү тарихы белән таныштырды һәм сүзлекләр белән ничек дөрес итеп кулланырга кирәклеген күрсәтте. Эш барышында алар Ватан, Патриот һ.б. сүзләрне тикшерде. Балалар төрле сүзлекләрнең куллану максатын һәм аларның ни өчен кирәк булуын белде.
Ә чара азагында барлык тәрбияләнүчеләребезгә бүләккә сүзлек бирелде. Оештыручылар тәмле өстәл дә әзерләде.
Барлык ярдәмчел кешеләрнең игелекле эшләре өчен зур рәхмәт!
Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев