Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы Акъегет авылы чыгарылыш сыйныф укучыларына Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар

24 май көнне Акъегет мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» бәйрәме булып узды.

Елдагыча Акъегет мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгарылыш сыйныф укучыларына авылда уза торган барлык мәдәни чараларда, төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә актив катнашканнары өчен Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

- Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезнең барыгызга да зур уңышлар, тырышлык, сәламәтлек һәм хыялларыгызның чынга ашуын телибез.

Куйган максатларыгызга кыю барыгыз, алда көткән чын тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Сайлаган һөнәрегез сезнең бу җирдә кирәкле кеше, алыштыргысыз белгеч икәнлегегезне дәлилләп торсын, якыннарыгызның горурлыгы булыгыз! Чөнки сезнең һәр уңышыгыз ул гаиләгез өчен зур шатлык, сез тәмамлаган мәктәп өчен – дан-дәрәҗә булып тора.

Киләчәктә нинди генә һөнәр иясе булсагыз да, сезгә үсәргә ярдәм иткән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгызны һәм әти-әниләрегезне истән чыгармасагыз иде! Хәерле сәгатьтә! – дип яза Акъегет мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.

Фото: Рәшидә Борһанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев