Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшь буынга мирас итеп калдырыйк

Туган авыл, туган җир...

Йөрәккә ничек якын бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезе урнашкан кадерле һәм якын булган авылы, ә инде һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары бар.

 
Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп агучы чишмә буйлары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, туган ягыбызны сагынып кайтабыз. Ул кадерле урыннар, тәпиләп киткән, беренче тапкыр «әттә-әннә» дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп урнаша. Авылымның менә дигән көтүлекләре, печәнле болыннары, чишмәләре, изге урыннары җанга рәхәтлек бирә.

 

 Ураз­лы тирә-як авыллар арасында үзенең сулыклары белән дә дан тота. Шундыйларның берсе һәм борынгысы – Суфия коесы (чишмәсе). Аның килеп чыгу тарихы тетрәндергеч. Элеккеге заманнарда Суфия исемле кыз көтү көтә торган булган. Шундый бер матур аяз көнне аны үгез сөзеп үтерә. Кызны татар зиратына күмәләр. Тарихта кайсы зират икәне мәгълүм түгел. Һәм аның үлгән урынына чардуган куеп агач утырталар. Ә берничә көннән бу урында чишмә бәреп чыга. Ул чишмә ага-ага чокыр ясап, агышын җир астыннан дәвам итә. Менә шундый серле ул Суфия чишмәсе һәм авылыбызның истәлек­ле урыны булып санала. Бирегә авыл халкы да, шәһәрдән кайткан кунаклар да килә. Изге саналганга, кемдер теләкләр тели, сәдака бирә, кайберәүләр шифалы суын алырга ашыга.

Суы элек-электән файдалы булып саналган. Өйдә берәр кеше авырып китсә дә, аны шушы чишмәгә алып килеп, суы белән дәвалый торган булганнар. Шуңа да аны изге дип йөртәләр.

Уразлы авылыбыз кечкенә булса да, анда тырыш, эшчән, гореф-гадәтләрне, дини йолаларны саклау­чы бердәм, дус-тату халык яши. Суфия чишмәсе изге күңелле кешеләр – Рафис һидият улы, Фәнис һәм Фәрит Нургаяз уллары ярдәме белән төзекләндерелде, курчак өенә әверелде. Әлеге эшләр тәмамлангач, Айдар Ибраһимов, Рәис Әхмәтов, авылыбыз имамы Гомәр хәзрәт Зарипов ярдәме белән бик матур итеп Чишмә бәйрәме уздырдык. Һәр эштә үзенең ярдәмен тәкъдим итүче Мәдинә Зәйнуллина, Зөлфия Габделхаковага, гомумән, барча авыл халкына зур рәхмәт.

Биредә укыган Коръән аятьләре, намазларыбыз, кылган догаларыбыз һәм теләкләребез кабул булсын иде. Җанга һәм тәнгә дә шифа бирә торган изге судан чәй эчеп, авылдашлар белән аралашып, вакытның узганын сизмәдек тә. Әлеге бәйрәмнең максаты да табигатебезне, чишмәләребезне саклау, аның кадерен белү һәм яшь буынга мирас итеп калдыру иде. Берүк шулай була күрсен!

Идария Гыйльфанова.
Уразлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев