Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ярты гасыр пар сукмактан атлап, алтын туйга җитү зур бәхет

Хезмәт юлым дәверендә районыбызда Алтын туйларын билгеләп үтүче күркәм парлар белән очрашып сөйләшергә туры килә.

Һәм аларның күбесе гаилә корып яши башлауларына ярты гасыр вакыт үткәнгә ышанмый да.

Рус Әҗәле авылында гомер итүче Таһировлар гаиләсе дә шул хакта сүз башлагач: «Неужәли 50 ел вакыт узган икән?» – ­дип, бер-берсенә карап, серле генә елмаешты. Һәм акрын гына тормышларының иң рәхәт, гүзәл яшьлек елларына әйләнеп кайттык.


Нәҗип абый Наратлы авылы егете, 8нче сыйныфны Рус Әҗәле мәктәбендә тәмамлагач, колхозга эшкә урнаша. Хәрби комиссариат аша шоферлыкка укый һәм армия­гә алына. Брянск шәһәрендә ике ел ракетчик булып хезмәт иткәч, ашкынып туган ягына кайта ул. Колхозда шофер булып эшли дип кенә әйтү аз булыр, аңа илебезне аркылыга-буйлыга иңләргә туры килә. 1972 елны, мәсәлән, корылык булгач, бәрәңгегә Алтайга җибәрәләр. Краснодар шәһәрендә саламны вагоннарга төяр өчен пресслыйлар. Салам дип, терлек күп, азык җитмәгән чак инде бу, Казахстанга кадәр барганнарын гаҗәпләнеп тыңладым. Менә шулай, туган колхозы өчен янып-көеп эшләп йөргән көннәрнең берсендә, Нәҗип Мөслимә исемле кыз белән таныша.

Буа районының Кырык-Садак авылы кызы мәктәп тәмамлагач, Казан педагогика институтына документларын тапшыра. Тик көндезге бүлеккә уза алмый. Азрак югалып калган кыз нишләргә дә белмичә Яшел Үзәндәге туганнарына килә. Күрше фатирда гына яшәүче Әминә исемле апа Рус Әҗәле авылына китапханәче кирәклеге турында әйтә. Унны гына бетергән япь-яшь кыз, кечкенәдән китапханәче булып уйнап үскәнгәдер, бу хәбәргә шатланып риза була. Икенче көнне туганнары поезд белән Гөбенә станциясенә кадәр ничек кайтырга кирәклеген аңлатып, озатып җибәрәләр. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән авыл, таныш түгел кешеләр Мөслимә апаны колач җәеп каршы ала. Бер әбигә фатирга урнаша, соңрак тулай торакта яши. Әйе, авылның үз тулай торагы да була әле. Аны колхоз рәисе Сәлим абый Хәсәнов яшь белгечләр читкә китеп бармасын дип, төзетә.

Яшь кыз җиң сызганып эшкә керешә, урта мәктәп булгач, балалар да, яшьләр дә күп, китапханә гөрләп эшли башлый. Мөслимә апа хыялын тормышка ашырып читтән торып югары уку йортына да керә, мәктәптә дә укыта башлый. Китапханә яшьләрне очраштырып таныштыру урыны да була әле. Нәҗип абый ике еллап Наратлы белән Рус Әҗәле арасын таптый. Бер-берсен ныклап сынагач кына, 24 февральдә никах укып, 7 мартта язылышалар. Бер көндә ике туй гөрли. Гафаровлар гаиләсе бүгенге көндә Норлатта гомер итә.


– Иң әүвәл әти-әни белән Наратлыда яшәдек, аннан колхоз безгә Рус Әҗәлендә йорт бирде, читкә китмәгез, эшләгез генә, диделәр. Китап­ханәдә ун ел эшләгәч, мине авыл Советы рәисе булырга үгетли башладылар. Нәҗип Казахстанда командировкада, ул риза түгел, дип тә әйтеп карыйм. Бөтенләй югалып калдым, ун көнләп эшкә дә чыкмадым. Аптырагач, каенатам Сабирҗан янына киңәшкә киттем. Эшли алмыйм дип, елыйм. Ә ул исә: «Була синнән, кер, эшлә», – дип, үз хәер-фатихасын бирде. Мамадыш-Әкилдә яшәүче туганыбыз, колхоз рәисе Тәлгать абый Гыйниятуллиннан да киңәш сорадык: «Мишәр кызы син, булдырасың!» – дип кенә әйтте. Шулай итеп, 1980 елның 1 мартында авыл Советында хезмәт юлым башланды. Бер генә көн дә эшләмәм дигән идем, 25 ел гомерем шунда үтте», – дип сөйли Мөслимә апа.

 

Авыл җирлеген торгызырга кирәк, проблемалар бихисап чор. Әле план дип үзәккә үтәләр. Рус Әҗәле җирлегендә биш авылга меңнән артык кеше. Машина юк, җәяүләп тәпилисе. Татар Әҗәлендә медпункт булмый. Министрлыкка барып, ризалык сорыйлар, өй сатып алып, медпункт та ачыла. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, укытучыларга, ялгыз әбиләргә утын әзерләп кайтару, аның өчен иртәнге биштә нәрәткә барып колхоз рәисенә ялыну, өч авылга газ кертү, су белән тәэмин итү, участоковый ролен дә үтәп, эчкечелек белән көрәшү, социаль хезмәткәр урынына ялгыз әбиләрне карау кебек эшләр авыл Советы рәисенең берничәсе генә әле.

 


– Мин – авыл Советында, Нәҗип – колхозда. Икебез дә өйдән чыгып китәбез, ял көне дә эшлибез, чөнки ра­йон­нан тикшерү нәкъ менә шимбә-якшәмбе килә. Отпуск дигәннәре дә 10 көннән артмый. Шуңа да, ирең белән аңлашу юк икән, бу эш хатын-кыз өчен түгел. Балалар – Нияз һәм Наил үзләре генә үсте, тиешле тәрбия дә биреп җиткерә алмаганбыздыр, бәлки. Шулай да, тормышта үз урыннарын таптылар, югары белем алдылар, гаиләлеләр, ике оныгыбыз бар, шөкер, – ди Мөслимә апа.

 

Шулай итеп, тынгысыз 25 ел үтеп тә китә. Мөслимә апа лаеклы ялга китәргә дип карар кыла. Әмма район җитәкчелеге генә бу фикер белән бик тиз ризалашмый. «Китәсең икән, үз урыныңа улыңны яки иреңне калдыр», – дип әйтәләр. Шулчак Мөслимә апа...

 

Дәвамын газетабызның 17 март санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X