Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ярдәм беркайчан да артык булмый

Авылларда яшәүче райондашларыбыз белән көннән-көн күбрәк горурланабыз.

Халыкның ниндилеге менә шушындый катлаулы һәм борчулы вакытларда беленә бит ул. Ә безнең якта бердәм, кайгыртучан, юмарт, битараф булмаган кешеләр яши, шөкер. Махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребезгә беренче көннәрдән үк диярлек үз көчләре белән ярдәм оештырдылар. Идел аръягындагы авылларның бу юнәлештәге эшчәнлеген Норлат активисткасы Роза Ягудина социаль челтәрләрдә гел яктыр­тып бара һәм безнең белән дә уртак­лаша.

– Безнең штабта гел эш кайный. Авыллардан посылкалар китереп кенә торалар. Бакырчы, Татар Танае, Зур Өтәк, Күгәй, Олы Ачасыр, Урысбага, Акъегеттән. Бу юлы фронтка ике зур машина гуманитар ярдәм китә. Күп итеп одеяллар, мендәрләр, урын-җир әйберләре, госпитальгә матраслар, сөлгеләр, җылы киемнәр, оекбашлар, 10 маскировка челтәре, 50 тактик носилка, 30 пятиточечник, 30 жылы пояс, ашамлыклар, 60 упаковка су, гигиена кирәк-яраклары, 12000 сумлык дарулар, 250 окоп шәмнәре, сигаретлар җибәрәбез, – ди Роза ханым. – Аллаһка шөкер, һәр авылда патриот дусларыбыз бар, аларга һәрвакыт ышанып була. Һәммәсенә чиксез рәхмәтләремне белдерәм.

Ярдәм беркайчан да артык булмый. Тамчыдан күл җыела, дип юкка гына әйтмиләр.

Татар Танае авылы мәктәбе, мәдәният йорты белән берлектә, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм җибәрде.

– Салкын вакытлар җитте. Егетләребезгә җылы киемнәр, бияләй, оекбашлар, юрганнар, шулай ук азык-төлек җыелмалары да куйдык. Әлеге гуманитар ярдәм мәктәп укытучылары, авыл халкы, мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде, – дип сөйли Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин. – Барлык җыелган ярдәмне Норлат авылына, штабка тапшырдык. Аны Фәрит Зыятдинов һәм Илдус Саттаров егетләребезгә җибәрәчәк. Акциядә катнашучыларга зур рәхмәт.

Бергә булыйк, бердәм булыйк, хөрмәтле райондашлар, көч ул – бердәмлектә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев