Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

❤️Яратканым бер генә диярлек булсын

«Яшел Үзән» редакциясе социаль челтәрләрдә даими төстә төрле бәйгеләр, флешмоблар үткәреп кенә тора.

Максатыбыз – укучыларыбызны берләштерү, аралашу, бер-беребезгә тагын да якынаю. Соңгысы Гашыйклар көненә багышланып, #яратканымбергенә хештегы астында узды.

Һәм без бу бәйгебездә районыбызның гына түгел, ә чит төбәкләрдә дә яшәүче, әмма безнең социаль челтәрләрне карап баручы күркәм парларны да очраттык. Әйе, бер-берсенә пар килгән, бер тамчы судай охшаган гаиләләр бихисап икән. Юкка гына табышып, кавышмаганнар. Райондашларыбыздан да: «Рәхмәт сезгә, күпме танышларыбызны очраттык», – дигән шалтыратулар кабул иттек.
Безнең өчен флешмобта катнашучыларның һәммәсе дә җиңүче. Әмма 100гә якын пар арасыннан иң-иңнәрен, гадәттәгечә, тавыш бирү юлы белән ачык­ладык. Тавыш бирү кызу барды, хәтта шартларын дөрес үтәмәүчеләрне төшереп калдырырга да туры килде. Шулай да гаделлек алга чыкты! Шулай итеп, җиңүчеләребез белән таныш булыгыз!

❤️I урын: Рәзинә һәм Фәнис Сәйфетдиновлар, Мулла Иле (1669 тавыш);
💚II урын: Алсу һәм Фәнис Шәрәфетдиновлар, Мулла Иле (1410 тавыш);
💜III урын: Гөлсинә һәм Ринат Нигъмәтуллиннар, Яшел Үзән (1220 тавыш).


🙏Барлык катнашучыларга да рәхмәтебезне җиткерәбез, ә инде кемгәдер бу юлы бәхет елмаймаган икән, борчылыр урын юк, чөнки алда әле төрле бәйгеләр күп булачак. Бездән аерылмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев