Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Яратам Олы Шырданымны, китәсем килми»

Елдан ел кешеләр кимеп барганда, кайчандыр читкә китүчеләрдән кем дә булса туып-үскән нигезенә кабат яңа сулыш өреп җибәрсә, бөтен авыл халкы сөенә.

Ә кайтучыны бу адымга язмышның төрле сынаулары этәрергә мөмкин. Һәркемнең үзенеке. Олы Шырданнан Тәскирә апа Закированың авылга кайтуына инде 15 ел була.

Биш балалы гаиләдә иң тәүгесе булып дөньяга килгән кыз, мәктәптә сигез сыйныфны укыганнан соң, ра­йон үзәге Яшел Үзәнгә килеп 22нче ГПТУга укырга керә һәм бер рәттән кичке мәктәпне дә тәмамлый. Штукатур-маляр һөнәрен үзләштергәч тә, 1970 елда шәһәребезнең иң зур оешмаларның берсе – Серго исемендәге заводка эшкә урнаша. Менә шул көннән алып, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр, 38 ел буе заводка тугры кала ул. Тырышлыгы өчен «Хезмәт ветераны» исеменә лаек Тәскирә апаны бүләкләр белән, зурлап озаталар ялга. Биредә хезмәт иткән вакытларын, җиңел булмаса да, җылы хатирәләр итеп искә ала үзе.
 

– Заводта эшләү ул үзе бер кызыклы, һәр көне ниндидер яңалык­ка, вакыйгаларга бай аерым тормыш. Әйтмим, төрле чаклар булды. Ничәшәр ай хезмәт хаксыз эшләдек – түздек, ачтан да үлмәдек, акчалы урын эзләп беркая чыгып та китмәдек, чөнки бөтен илдә шундый хәл булды. Мин тормышка чыкмадым, шуңа завод кушкан командировкаларга да барып эшләдем. Артымнан йөрүчеләр, кулымны сораучылар да булмады түгел, тик, атна саен авыл дип, мин гаиләдә олы кыз – әнинең терәге, эш дип, тагын ниндидер сәбәпләр белән вакыт үтеп китте, – дип сөйли Тәскирә апа Закирова. – Менә хәзер телевизордан Украинаны күрсәтәләр дә, үзебезнең шунда командировкаларга барып, рәхәтләнеп аркылыга-буйга иркен йөргән заманнарны искә алам. Ике тапкыр анда, ике тапкыр Сочида булырга туры килде. Күңелле чаклар. Әй, посылкалар сала идек авылга, мандариннар, кием-салым, шоколадлар. Бик күп җирләрне күрергә туры килде. Менә эштән җибәрмәсәләр, кай­чан күрер идең әле аларны. Бүген дөнья­лар тыныч булсын иде, һәр көн шуны телим.

Әңгәмәдәшем 2008 елда лаеклы ялга чыга һәм авылга – Олы Шырданга, әнисе янына кайтып китә. Юк, әнисен карарга түгел, әле шөкер, тормышын алып бара ул елларда. Аны мондый адымга башка сәбәп этәрә. 2007 елда ул вакытсыз
дөньядан киткән племяннигының кызын опекага – тәрбиягә ала. Тәскирә апага 55 яше тулганчы тагын бер ел эшлисе, ә Әдиләгә укырга кергәнче бер ел балалар бакчасына йөрисе була әле, шуңа күрә кыз дәү әнисе янында яшәп, авыл бакчасына йөри. Аннары мәктәпкә бара, ел артыннан еллар уза, хәзер Әдилә үзе дә әни инде.

– Әдилә миңа «әни» дип әйтмәкче иде, рөхсәт итмәдем, яхшымы-начармы, аны дөньяга китергән үз әнисе бар, племянникларым кебек «тәти апа» дип әйт, дидем. Хәзер кияүдә инде, үзләре бала үстерәләр. Яшел Үзәндә минем тулай торак бүлмәсендә яшәгәннәр иде, кыш көне каенанасы авырып киткәч, аны карарга Протопоповкага кайттылар. Минем яныма да килеп йөриләр, үзем генә булдыра алмаган эшләрем булса, ярдәм итәләр. Әле, шөкер, өй тирәсендәге мәшәкатьләрне үзем башкарам. Шул, тавыкларым бар, терлекләрне бетергән идек инде, әле әни исән вакытта ук, мәшәкатьләнмә, диде. Әнине җирләгәнгә 4 ел. Инде үзем дә яшь кеше түгел, әни исән вакытта бик рәхәт булган, бер-беребезгә киңәшче идек. Юкка гына әйтмәгәннәр шул «әниемнең җылы кочагы» дип. Ничә яшьтә булсак та, әни янда чакта дөнья тулы икән ул. Бер авырлык китермичә, 91 яшендә китеп барды. Урыны оҗмахта булсын. Бик уңган, тырыш хатын иде, – ди Тәскирә апа әнисен сагынып.


Инде аны авылда берни дә тотып тормый кебек – тәрбиягә алган кызын үстереп олы юлга бастыр­ган, әнисен кадерләп карап, мәңгелеккә озаткан. Алар Тәскирә апага бик рәхмәтлеләрдер дип уйлыйм, әҗер-саваплары булсын. Тик аның туып-үскән һәм инде соңгы 15 ел дәвамында яңартылган-төзекләндерелгән нигез-йортыннан китәсе дә килми.

«Яратам Олы Шыр­данымны, бик күңелле яшибез авылда, китәсем килми», – ди ул.

Әлбәттә, җаныңа рәхәт, күңелеңә тыныч булган җирдән ничек китәсе килсен. Тәс­кирә апа авылның иҗтимагый тормышында да актив катнашып яши, оештырылган чаралардан бер дә читтә калмый. Һәм иң мөһиме, Закировлар өенең капкасына йозак эленмәгән һәм тәрәзәләрендә ут балкый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев