Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яңа паркта чыршы бәйрәме

Осиново авыл җирлегендә Чыршы бәйрәменең тантаналы ачылышы узды.

Яңа паркка җирле халык һәм мактаулы кунаклар: Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Майс­кий» теплицалар комбинаты директоры Илшат Ганиев һәм «Ак Барс» кошчылык комплексы директоры Сергей Андреев килде.

 
📌📌Сезне Осиново төп чыршысында сәламләвемә шатмын! Җирлектә балалар уйный һәм олылар йөри ала торган парк булдырылуына мин бик шат. Без Рөстәм Нургали улы Миңнехановка районыбыз катнашкан иҗтимагый киңлекләр булдыру проектын хуплавы өчен рәхмәтлебез. Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим! – дип кот­лады осиноволыларны Михаил Афанасьев.

 
«Белогорье» ҖЧҖ директоры Илфат Ибәтуллин парк төзегән өчен ра­йон башлыгының Рәхмәтенә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев