Яңа ел хәзинәсен эзләгәндә
Кече Шырдан авылында балалар өчен квест-уен оештырдык.
Ике команда үзара ярышып, 8 станция аша биремнәрне үтәп, яшерелгән Кыш бабай бүләкләренең картасын җыйды. Шул карта буенча командалар урамда яшерелгән бүләк капчыгы ачкычларын эзләп тапты. Кечкенә бәйрәм бүләкләре тапшырылды. Уенда катнашкан һәр бала актив булды.
Шушы балаларны алып килгән әти-әниләргә зур рәхмәт. Уен ахырында әле лотереядан бүләкләр отып, Гүзәл апалары әзерләгән чәйләрдән авыз иттеләр. "Тагын оештырыгыз, киләбез", дип таралышты безнең киләчәк буын.
Әйе, алга таба да очрашып торыйк. Авылыбызның киләчәге сездә бит, балалар. Шул рәвешле, авылдашларыбыз, балаларга, оныкларга авылга таба уңай мөнәсәбәт тәрбияләсәк кенә.
Чыганак: Кече Шырдан клубы/Малоширданский СК
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев