Яңа ел бәйрәмнәре, яллары әле дәвам итә
Безнең Кыш бабай белән Кар кызы да әле китмәде.
- Карашәм авылы мәдәният йортында, китапханә hәм мәктәп укучылары белән берлектә, икенче гыйнвар көнне балалар өчен "Яна ел маҗалары" дигән театральләштерелгән тамаша уткәрелде. Авыл балалары, шәһәрдән әби- бабалары янына диеп кайткан балалар бик куп иде. Яңа елга багышланган шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Берсеннән - берсе кызык уенда катнаштылар. Лотерея уены балалар өчен бигрәк тә кызык булды. Нинди бүләк чыгар икән диеп түземсезлек белән көтеп тордылар. Соңыннан Кыш бабай һәм кар кызы белән истәлеккә фотоларларга төштеләр,- дип сөйли Карашәм авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев