Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яңа ел, бәйрәм дибез, көтәбез, әзерләнәбез

Ә ул күз йомганчы уза да китә.

Кышкы каникул көннәрендә районыбыз авыллары, мәдәният йортлары төрледән-төрле чаралардан гөр килеп торды. 

 

Газетабызда кайберләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
 

✅Олы Ачасыр

 
💥💥Олы ачасырлылар кышкы каникулда моңаеп утырмады, мәдәният йорты һәр көнне авылдашлар һәм кайткан кунаклар өчен ачык иде. Аеруча балалар шат булды.
Чыршы бәйрәмендә Кыш бабай белән Кар кызы малай-кызларның күңелен күреп, бүләкләр өләшсә, 6 гыйнвар көнне Илназ Гадиев йорты каршында бизәлгән чыршы буена җыелдылар. Сүз уңаеннан, Гадиевларның өй алдында чыршы бизәүләре матур бер традициягә әверелде. Бизәп кенә калмыйлар, авылдашлары өчен бәйрәм дә оештыралар.
 

⚡⚡ Быел көн салкын булу сәбәпле, балалар азрак иде. Шулай да, бәйрәм бик күңелле үтте. Биеделәр, җырладылар, чыршы тирәли әйләнделәр. Туңып торырга вакытлары булмады. Соңыннан Кыш бабай балаларны тәмле күчтәнәчләре белән сыйлады, Шулай авылга ямь биреп, чыршы бизәүчеләргә рәхмәт яусын, – ди Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире, Кыш бабай ролен бик оста башкаручы Фәния Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев